Саба ТВ

«Халкым чишмәсе» Республикакүләм татар милли иҗаты конкурсы нәтиҗәләре

24 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Халкым чишмәсе»Республика татар милли иҗаты яшьләр фестивале узды.

Фестиваль дистанцион форматта түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: нәфис сүз, вокал, халык биюе, инструменталь музыка, халык декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (рәсем, графика, халык кәсепләре, тегү эшләре һ.б.).

Фестивальнең онлайн-форматы нәтиҗәләре буенча Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләргә ирештеләр:

- Гармунчылар ансамбле «инструменталь музыка" номинациясендә-2 урын (җит.Газизов А. З.)

- Курайчылар дуэты:  Мөбәрәкҗанов Булат, Шәрәфиев Фәнил- "инструменталь музыка" номинациясендә-3 урын (җит.Солтанов С. Н.);

- "Яшьлек" бию коллективы «Халык биюе» номинациясендә -3 урын (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.).

Җиңүчеләргэ дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: