Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

Хакимлек арканын тартышканда

Үткән атна уртасында Венесуэла дөнья яңалыклары тасмасында төп темага әве­релде. Илдә бер төркем офицерларның уңышсыз хәрби түнтәрелешеннән соң, хәлләр кискенләште: гыйсъянчылык дәрте урамнарга бәреп чыкты. Ил парламенты җитәкчесе Хуан Гуайдо үзен вакытлыча президент итеп игълан итте һәм гамәлдәге президент Мадуро белән хакимият арканын тартыша башлады.

Беренче мәлдә Мадуро, арканны нык тотарга ниятләп, Гуайдоны кулга алырга әмер дә биреп ташлаган иде. Әмма илнең югары хәрби җи­тәкчелеге яклауга карамастан, рәсми хакимлек иясен көч ташлап китә башлады. Хәзер үз илендә чолганышта калган лидер оппозиция юлбашчысы белән теләсә нинди шартларда сөйләшүләр өстәле янына утырырга әзер икәнлеген белдерә, тегесе колак салмый. АКШ, Европа илләре, Израиль һәм Австралия кебек илләр җитәк­че­ләре тәртәгә типкән фетнә лидерын илбашы итеп тануларын белдерделәр.

 
Мәскәү Венесуэлага бө­тен Россия мәгарифен һәм сәламәтлек саклау өлкәсен финанслаганнан соң да артып калырлык акча тыкты, хәзер инде чигенергә юл калмады. Сүз халкы хәер­челекнең соңгы чигенә җиткән, инфляция миллион җиде йөз мең проценттан ашып, кәгазь акча бәдрәф кәгазеннән дә арзангарак калган ил турында барса да, Ве­несуэланың дөнья­дагы иң зур нефть запасы өстендә утыруын онытырга ярамый. Президент Мадуро ятьмәгә төшкән кыр кәҗәсе кебек чәбә­ләнгәндә, Көнбатыш лидерлары акрын гына аның тыны бетеп егылганын көтеп, ятьмә җебен тарткалап торалар. Гамәлдәге режим соңгы сулышын алу белән, илнең нефть табагы янына АКШ эшкуарлары үз технологияләре белән килеп утырачак һәм ”кара алтын” суырту кызу темплар белән үсә башлаячак. Кремль менә шуңа юл куймаска тартыша. Чит ил матбугаты, Мадуроны сакларга ялланган дүрт йөз россияле сугышчы килде, дип шаулый, Мәскәү гадәттәгечә бу факт­ны кире кага.

 
Оппозиция исә, Көнбатышта эшләнгән сәяси технологияләрнең яңаларын кулланырга тырышып, төсле революцияне җи­ренә җиткерергә омтыла. Дүшәмбегә каршы төндә (бездә төн булган сәгать­ләрдә) фетнәчеләрнең армиянең урта һәм кече командирларын үз якларына аудару максатыннан сөйләшүләр алып баруы мәгъ­лүм булды. Вакыт Мадуро файдасына эш­ләми кебек, Венесуэла социализмы, бөл­генлеккә төшкән халыкның ярсулы адымнары астында калып җирләнергә охшаган. Россиягә, мөгаен, үзенең аз санлы арка­дашларының берсеннән колак кагарга һәм үз халкы авызыннан өзеп Латин Америкасына илтеп тыккан миллиардларны югалту белән килешергә туры килер.

 
Рәшит Фәтхрахманов

Картинадан буш кыса калган

 
Даһи әйберләрнең һәммәсе – гап-гади. Мәскәүнең Третьяков галереясында күр­гәз­мәдән атаклы урыс рәссамы Архип Куинд­жиның (Россия империясендә туган грек) картинасын урлаулары турында хәбәрне ишеткәч, кайсыдыр бер акыл иясе әйткән әнә шул сүзләр кылт итеп искә төште.

 

Соң, угры, музей хезмәткәре кыя­фәтен китереп, иминиятләштерү бәясе генә дә 12 миллион сум торган картинаны  бөтен халык алдында кысасыннан салдырсын да тыныч кына алып чыгып китсен әле! Шулай итеп, үзен Росгвардия хез­мәткәр­ләре саклаган Третьяков галереясы, дөрес­рәге, Санкт-Петербургның Рус музее (картина Мәскәүгә күргәзмәгә генә китерелгән булган) Кырымның Ай-Петри тавы сурәт­лән­гән “Ай-Петри. Крым” картинасыннан (1908 елда иҗат ителгән дип санала) мәх­рүм калган.  Алтын бәһасенә тиң пейзаж сурәтенә күңеле төшкән адәмгә шикләнеп тә караучы кеше табылмаган хәтта.


Кибеттән дә әнә шулай бик җиңел генә әйбер урлап чыгып булмыйдыр бит инде хәзер. Сак хезмәткәрләре, камералар “озын куллы”ларны эләктерергә генә тора лабаса! Кайвакыт бу сакчыларның юк-бар гына әйбер өчен түләргә онытып җибәргән әби-бабайларга хәтта кул күтәргән очрак­ларын да беләбез. Музей – кибет түгел. Бер картина гына да миллионнарча доллар белән бәя­ләнгән урын бит бу.   Әмма музейда йөр­гәндә, кайвакыт, йокымсырап утырган “смотритель” әбиләрдән ни файда икән, дип уйлап куючылар арабызда да бардыр. Ә инде Третьяков галереясында залга күз-колак булып торучылар бөтен­ләй дә йок­лап киткәннәрдер, юкса угрыны музей хезмәткәреннән аера алган булырлар иде... Җитмәсә, музей каракларының эзенә төшү дә бик авыр икән әле.  Соңгы дистә ел эчендә дистәләрчә шундый җинаятьнең нибары икесе генә ачылган. Урланган бәһасез экспонатларның кайда ятуын беркем белми. Печән өеменнән энәне дә табып алу мөмкинлеге биргән югары тех­нологияләр заманында!


Ә инде караклык сәбәбенә килгәндә, теге бәндә, башы китеп, Ай-Петри таулары сурәтләнгән картинаны сәяси максаттан да урлаган булырга мөмкин. Кечкенә генә рәсемдә сурәтләнгән Кырымнан гына булса да коры калдырыйм әле бу юлы үзегезне, дип.


Валентина Семенова

 

Чиле-пешле чикләр

 
Казан мэриясендә узган эшлекле дү­шәмбе киңәшмәсендә башкалабызның баш архитекторы: “Бүген Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм ЮНЕСКО материалларында Казан Кремленең  буфер зонасы чикләрендәге аермалыклар проблемасы бар.  Бу исә кабул ителә торган карарларның объективлыгына йогынты ясый,  чөнки  әлеге документларда чикләр  бер-берсеннән  тамырдан аерыла”, – дип белдерде. 

 

Шул сәбәпле, Казан Кремленең чикләренә аныклык кертергә һәм аның әйләнә-тирәсендә буфер зонасы урнаштырырга карар кылдылар. Хә­зерге вакытта республика Мәдәни мирас объектларын сак­лау комитеты әлеге документларны  эш­ләү буенча техник бирем әзерли икән. 


Бу төгәллек бик кирәк. Казан Крем­лендә төзелеш яки реставрация  эшләре алып бару Бөтендөнья мирасы комитеты белән дә, Россия Мәдәният министрлыгы белән дә килештерүне таләп итә.


Әлеге  мәгълүмат белән танышкач, кү­ңелдә кызык кына сораулар туа үзе. Без Кремль зонасын, аның диварларын  күреп торабыз бит инде. Тагын нәрсәсен үзгәр­терләр икән? Аннан килеп, ЮНЕСКО материалларында нинди баш китәрлек аермалыклар киткән булырга тиеш?  Документлар булган материалларга нигез­ләнеп эш­ләнмәгәнме икәнни? Күптән түгел генә булган вакыйгалар бит әле.


Шушы чик мәсьәләсе бер таныш­ла­рымның йорт чикләрен билгеләү мәрә­кәләрен  искә төшерде. Казан янындагы бер бистәдә алар ул урамга йортны иң соңгылары булып төзеделәр. Өч  яктан күршеләре койма корган иде, ә бер яктан – тип-тигез урам. Йортны төзеп тә бетер­деләр, яши дә башладылар. Ә менә соңрак кирәге чыкты да,  үзләренә тиеш биләмәне рәсмиләштерә алмыйча эт­лән­деләр. ГЛОНАСС күрсәткечләре буенча  бер күрше­ләре ярты метр кергән, икенче яктан икенче күршеләре боларга кергән.  Әле ул гына да түгел, “рөхсәтсез-нисез” урамны  ни­чәдер сантиметр “яулап алган“ булып чыктылар. Шул чикләр­не тәртипкә салу өчен ике юл бар иде. Берсе – коймаларны күчерергә, икенчесе – күршеләреңнән рөхсәт ала-ала, зур акча түгеп, чикне элеккечә документлаштырырга. Алар, әлбәттә инде, икенче юлны сайлап, ике елга якын азапландылар.


Кремль турында укыгач, рәхәт булып китте. Алар  гына түгел икән бит болай интегүче.  Хәзер бит авыл­ларда да гомер бакый яшәгән җир ки­шәр­лекләреңнең ниндидер өлеше йә күр­шеңнеке, йә  үзең аларныкын “урлаган” бу­лып чыга­сың. Бәлки, игътибар да итмәс идең дә бит,  милегеңне сата яки мирас итеп калдыра башласаң, беркая да бара ал­мый­сың шул. 

Гүзәл Әхмәтҗанова

Чибәрләр күп алар...

 
Узган атна ахырында “Татарстан гү­зәле – 2019” бәйгесенең финалы узды.  Монда катнашу өчен чыннан да нечкә бил­ле, озын гәүдәле булырга кирәк тә инде. Күп еллар бу бәйгедә катнашкан чибәр кызлар белән аралашкач, алар өчен ча­ра­ның нинди  дәрәҗәдә әһә­мият­ле икәнен аңлап була. Ходай бир­гән чибәр йөзенә тагын берничә кат крем, иннек сөртү генә түгел әле ул. Сәхнәдә матур итеп йөрергә дә кирәк. Кызларны аеруча каушата торган сорау­лар бирелә торган өлеш тә бар. Менә монысында күпләр ялгышып та куя, кем­нәрдер үзе дә сизмәстән акыллы фикерләр җиткерә.


Кызлар бәйгедә матур күл­мәкләр бе­лән нәфис билләрен ассызыклыйлар. Ә тамашачы көтеп торган өлеше, кем нәрсә генә дисә дә, су коену киеме белән йөрүләре инде. Аеруча ир-егет­ләрнең йөрәген урыннан кузгата торган чыгыш бу. Зал нәкъ менә шушы вакытта алкышларга кү­мелә.


 Матурлык бәйгеләре кызларга нәрсә бирә соң? Җиңүче кызлар белән сөйләш­кәндә, аларның кайберләре бәй­гедән соң популярлашып китәбез, интернетта дуслар арта, ди.  Кызлар республика күлә­мен­дә узган чараларда катнаша башлый. Кү­бесен, модель буларак,  Россия күлә­мен­дәге   оешмалар эшкә чакыра. Ә менә чи­бәр булу  җиңел би­рел­мәгәнен аңлый алар. Гел үзеңнең тышкы кыяфәтеңне кайгыртып торырга кирәк. Артык авырлык та ярамый. Ди­мәк, тәм-том ашау да кысыла. Аның каравы, алар акча эшли.Тик кай­бе­рәүләр җиңелүне кичерә алмаска мөм­кин. Ел саен берничә кыз, башкалардан аермалы буларак, җиңү шатлыгын кичерә. Быел 19 яшьлек Ралинә Арабова “Татарстан гүзәле – 2019” булды. Ул Казан дәүләт энергетика уни­версите­ты­ның  I курсында белем ала. Тиздән  ул Россия кү­лә­мендә узучы бәйгедә Татарстан данын яклаячак.


– Балачактан төрле бәйге­ләрдә катнаштым. Әмма матурлыкны күрсәтә торганнары аеруча күңелемә якын. Мо­ның кадәр каушаганым юк иде.  Мини-мисс булып йөргәләдем. Ә менә Татарстан күләмендә җиңү яулавыма әле дә ышанып бетә алмыйм. Бу  җиңү миңа җаваплылык та өсти, – ди Регина.

 

Фото: http://vatantat.ru/

Гөлгенә ШИҺАПОВА

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 12, 29.01.2019/)

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев