Саба ТВ

Хакимият – җил, халык – үләнме?

Пенсия реформасы җелегенә тигән халык үткән атнаны бераз тәртәгә тибеп алды – кайбер төбәкләрдә узган губернатор сайлауларында системалы оппозиция дип аталган партия вәкилләре җиңүгә иреште. Тик ЛДПР белән КПРФка артык борын чөясе түгел. Аларның өстен чыгуы – халыктагы ризасызлык, килешмәү тудырган каршы тавыш бирү (протестное голосование) нәтиҗәсе генә.

Исемнәре телгә алынган партияләрне, хакимият белән күптәнге кодалык сәбәп­ле, зурдан кубып оппозиция дип атау, мәгълүм ки, шартлы. Аларның беркем юньләп белмәгән кичәге  картон кандидатларын – бүгенге губернаторларны Кремль икенче көнне үк бөгәчәк, үзенә йөз процент лояль итәчәк. Шунлыктан Хака­сия­дә булсын, Владимир өлкәсендә, башка тө­бәктә булсын, халык теләгән ниндидер күркәм үзгәрешләр көтү – беркатлылык... 


Системалы оппозиция. Исеме матур да бит. Тик менә Америка ачасы юк, Россиядәге проблемаларның олы өле­ше алдынгы җәмгыятьләр өчен мәҗ­бү­ри  институт  –  властьны  гөнаһлар­дан аралап торган чын, классик калыптагы оппозиция юклыкта. Ул урынны ярымаумакай сәяси көчләр биләде. Бер уйлаганда кәмит инде: оппозиция бар да, бер үк вакытта юк та. Материаль дөнь­я­дан, физика законнарыннан аң­лаеш­сыз читкә китү, тайпылыш, ниндидер анти­дөнья. Системалы, имеш. Жириновскиймы? Ярымоппозиция дисәң дә әле арттыру. Ә бәлки чиректер? Кыскасы, җисем бар, исем табармын димә. Тоташ сәерлек. Россия – артык үзенчәлекле, хәтта ки авыру ил булуы сәбәплеме әллә ул?


Чирләр медицинада ике төп кате­гориягә бүленә. Тән сырхаулары (соматик чирләр) һәм җан сырхавы (психик авырулар). Физик сырхаулыкны, гомер озынлыгы буенча Россия дөньяда “почетлы” 116 нчы урында булса да, калдырып торыйк. Рухи сырхаулык. Монысы хәтәррәк. Рус классиклары “юләрләр иле” дип атаган ил тулысы белән олы бер психик клиника, “алтынчы палата” түгел, әлбәттә. Әмма телен тешләгән юаш һәм бераз миңгерәү гавам, аннан ничек теләсә – шулай файдаланган хакимият, ул гелдән-гел оештырып торган мантыйксызлыклар (пенсия реформасы – әлегә соңгысы) дигәндә безгә тиң­нәр аз... 


Җәмгыять реаль оппозиция тудыра алмауда власть, сүз дә юк, гаепле. Тик ул гынамы? Биредәге халык россиялеләр дип аталганда, хакимнәр оппозициясез тормышны күз алдына да китер­мәгән Макрон яисә Меркель була алмый. Думаны да, күпме генә сайласаң да, аннан Бундестаг та, Конгресс та чыкмый. Халык нинди – хакимят шундый. Кайда да хакимият халык рөхсәт иткәнне, дөресрәге, ул тыймаганны эш­ләп килә. Власть – шундый нәрсә, гражданнар күп әйбергә битараф, йокылы-уяулы, “чир­ле” икән, ул аза, чыгырыннан чыга, Конфуций әйткәнчә, рәхәтләнеп: “Хакимият – җил, халык – үлән, ничек тә бөгәбез”, – дип яши. Әлегә без йомык әйләнә эчендә: реаль оппозиция ярала алмый интегә, чөнки гавам пассив. Пассив – чөнки оппозиция юк.


Россиядәге битлек уены системалы дип аталган сәер оппозиция белән генә бетсә икән. Парламент булсын, Югары суд булсын, тагын да шул исем белән җисем, аларның тәңгәлсезлеген искә төшерергә туры килә. Мәшһүр исемнәр белән атал­ган мәшһүр органнар, күзләрен зур ачып, Кремльгә карап торгач, ул ничек була? Мин кабат биредә бәйле яки бәйсез дип, хакимиятнең ул тармакларын зурдан кубып гаепләргә җыенмыйм. Чөнки барысы да, янәдән дә, гражданлык аңы иңмәгән битараф халыкның ризалыгы белән башкарыла.


Башына телевизор кереп утырган гавам өстә оештырылган сәяси маски-шоу­ны күрми, күрергә дә бик теләми. Берен­чедән, алда телгә алынган сыр­хау­лык. Авыру кешенең башына гади, башны катырмый торган тамаша кирәк. Икен­чедән, чир булмаганда да куелышта (постановкада) артык интрига юк. Кызыл диварлар  артында, безнең шул иләс-миләс акыл, пассивлык аркасында, барысы да билгеле, хәл ителгән инде. Бездәге ул театр күбрәк читләр, халыкара сәясәт өчен. Янәсе, карагыз, бездә дә демократия – парламентта гына да җәелеп өч оппозицион фирка уты­ра. 


Әйе, өч чагыштырмача олы партия, аларның мүкләнгән лидерлары, чырайларына җитдилек чыгарып, Дума трибунасыннан да, болай да нидер сөйләгән булалар. Тыңлаучылар аз. Чөнки алар күлдәге кәрәкәләрнең йокыларын качыручы чуртан роленнән читләшкән. Хакимият кулыннан туенып торып, кая инде ул аңа кар­шы сүз әйтү.  


Ләкин вәзгыять Россиядә дә үзгә­рә. Чын оппозициягә хаҗәт яшә­гән саен ныграк сизелә. Без – Европа саналмасак та, шул исем белән аталучы кыйтгага яртылаш кергән ил ич. Оппозициясез яшәеш, ул һаман да дәвам иткән очракта, безне субъективизм сазлыгына ныграк батырачагын, хасталар көчәя­чәген аңлау арта.

 

Наил Шәрифуллин

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 141, 29.09.2018/)

 

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: