Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“КҮГӘРЧЕННӘР 6 СӘГАТЬ ОЧЫП КАЙТА”

Тынычлык, тугрылык, татулык билгесе булган күгәрченнәрнең һавада уйнаклап, мәтәлчек атуын күргәнегез бармы? Мөгаен, күпләр аңа игътибар да итмидер. Буада яшәүче Илдус абый Миңнебаев кошларның күкләр иңләвеннән, күгәрченнәр үрчетү шөгыленнән тәм табып яши. Бүген аның “Бакинский бойный” токымлы 60 күгәрчене бар. Күбесе ак төстә, кайберләренең койрыгы, муены кара таплы. Илдус абыйның әлеге шөгыле балачагына барып тоташа.

— Әтием Зәки склад мөдире булып эшли иде. Бервакыт карчыгадан куркып, бина эченә күгәрчен очып кергән. Әти аны тотып, өйгә алып кайткан. Күгәрченнәр үрчетүче күршебез әлеге кош урынына пар күгәрчен бирде. Кызыксынып китеп, без дә үрчетә башладык. Алар гади күгәрчен иде. Берникадәр вакыттан соң, кошлар бетте. Фатирда яшәгәч, аларны тоту мөмкинлеге дә булмады. Шулай да әлеге шөгыль сагындырган иде. Йорт сатып алу белән, кабат әтинең бу эшен дәвам итәргә булдым. Күгәрченнәрне Казан, Мәскәү, Тольятти, Самара, Ростов-на-Донудан алып кайттым. 120 шәр күгәрчен асраган чаклар бар иде, — ди Илдус абый...
 


— Күгәрченнәр күздән югалганчы күтәрелергә, һавада 5-7 тапкыр мәтәлчек атарга мөмкин. Алар 6 шар сәгать очып кайта. Бик еракка китмиләр. Барысын да таныйм, барлыйм. Аякларында сан язылган алкалары бар. Махсус журналыма кайсы ояда, нинди номерлы күгәрчен яшәвен, аларның кайчан тууын, оча башлауларын язам, — ди хуҗа.
Илдус абый әлеге шөгыль буенча белемен, осталыгын көннән-көн арттыра. Төрле семинарларда, күргәзмәләрдә катнаша. Күгәрчен базарларына барырга ярата...

— Ата кошлар аналарыннан аерым яши. Аларны февральдә кушам. 10 көннән ана күгәрчен 2 йомырка сала. Аннары 18 көн утыра. Ата күгәрчен бу эшкә артык өлеш кертми. Ул көненә 1 әр сәгать кенә утыра. Ләкин балалары чыккач, төп ашатучы — аталары. Сөт шикелле сыекча белән тукландыралар. Бераз үскәч, әзер азыкны авызларында эшкәртеп бирәләр. Күгәрчен балалары 40 көннән оча башлый. Башта ата кошларны чыгарып, барысын да акрын-акрын очарга өйрәтәм. Ана күгәрчен, балалары үскәч, кабат йомырка сала. Җәй дәвамында ул 8 бала чыгарырга сәләтле. Ләкин бу очракта күгәрчен хәлсезләнә, чиргә бирешә. Шуңа да асларына ясалма йомыркалар куярга туры килә, — диде...

 

Реклама

Ләйлә ШИҺАБИЕВА.

Чыганак: https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев