Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

КГЭУ ректоры чаңгы марафонында В.Леонов һәм Р.Миңнехановны узып, беренче килде

Татарстан вип-персоналары һәм паралимпиячеләре биш чакрымлы дистанциягә чыкты.

Кичә чаңгы марафонында биш чакрымлы дистанциядә катнашучы Татарстан вип-персоналары арасында Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов җиңүче булды.

Финишка икенче булып "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Рифкать Миңнеханов, өченче булып "Татнефть" ГАҖнең "Әлмәт" нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Ренат Ногайбәков килде.

"Хәзер 23нче сан белән чабарга тырышачакмын - ошады. Минем, билгеле, шәхси саным бар, әмма бу юлы 23не бирделәр. Ошады. Нәтиҗә нинди генә булса да, иң мөһиме, катнашу һәм аннан алган тәэсирләр. Казан чаңгы марафонында катнашучыларның барысына да уңышлар телим", - диде Рифкать Миңнеханов.

Бүген Казан чаңгы марафонында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Әлмәт һәм Саба районнары башлыклары, Казан шәһәре югары уку йортлары ректорлары һәм республика компанияләре директорлары катнашты.

Марафон 1968 елның 24 мартыннан башлап һәр елны уздырыла. Ул чакта беренче чаңгы марафоны Казан дәүләт педагогия институты призына старт алган булган. Институт ректоры әлеге истәлекле көнне һәр факультетка республика яки бөтенсоюз күләмендә зур чара буларак билгеләп үтәргә чакырган.

Фото: Расих Фасхутдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев