Реклама
Кешеләр эвакуацияләнгән, объектларны полиция хезмәткәрләре һәм кинологлар тикшерә.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда билгесез кешеләр 16 объектта шартлаткыч җайланмалар куелганлыгы турында хәбәр иткән, дип белдерде «Татар-информ»га ашыгыч хезмәттә эшләүче чыганак.
Көн дәвамында ашыгыч хезмәт телефоннарына биналарга шартлаткыч җайланмалар куелган дигән хәбәр килгән.
Искәртеп узыйк, «Татар-информ» Казанның өч сәүдә үзәгендә кешлеләрне эвакуацияләү турында хәбәр иткән иде. Соңрак «Сөләйман-палас» отелендәге кешеләрне дә эвакуацияләгәннәр.
«Татар-информ» чыганагы мәгълүматы буенча, барлыгы Казанның 16 объектында шартлаткыч җайланмалар куелуы турында хәбәр килеп ирешкән, алар арасында берничә кунакханә дә бар.
Һәрбер бинадан кешеләр эвакуацияләнгән, объектларны полиция хезмәткәрләре һәм кинологлар тикшерә.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз