Саба дулкыннары

"Кеше пенсиягә чыкканнан соң, үзен югалтырга тиеш түгел". ТНВ көн кадагындагы темага комедия төшергән

ТНВ каналы үзенең яңа сериалын “Көтелмәгән кунак” комедиясен тәкъдим итте. Сериалның продюсеры – ресторан хуҗабикәсе булганга күрәсең, тәкъдим итү кичәсе шул ресторанда узды. Кичәдә булган "Татар-информ" хәбәрчесе Дания Нуруллинаның ни өчен фильмда төшәргә теләмәгәне, ә Фәнис Җиһаншаның нигә бабай булырга теләгәне, гомумән, Нурания Җамалиның тамашачыны ничек көлдерергә җыенганы турында белеште.

“Көтелмәгән кунак” – 5 сериядән тора торган кинокомедия. Һәр серия 35-40 минут бара. “Көтелмәгән кунак”ның авторлары – язучы Халисә Ширмән һәм Татарстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали. Продюсеры – шәхси эшмәкәр Равилә Шәйдуллина. Операторы – Максим Бикмуллин; тавыш режиссеры – Ринат Хәйруллин; композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин. Артистлар: Илдус Әхмәтҗанов (Бәкер бабай), Фәнис Җиһанша (Марат), Дания Нуруллина (Сәрия), Фирая Әкбәрова (Фәридә), Рамил Вәҗиев (Илгиз), Алсу Вәҗиева (Гүзәл), Ришат Әхмадуллин, Люция Хәмитова, Йосыф Бикчәнтәев, Наилә Кәримова һәм Гөлнара Нигъмәтуллина. Сериал эфирга шимбә, 22 сентябрьдә, сәгать 15.30 чыгачак. “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясе алдыннан “Фильм турында фильм” дигән тапшыру-фильм да күрсәтеләчәк.

Дания Нуруллина: Чып-чын фильм кебек булды!
Сәрия булып уйнаган Дания ханым Нуруллина әлеге сериалда роль башкарырга бик озак ризалашмаган. Сүзләрне онытам, өлкән яшьтә булу сәбәпле каушыйм, борчылам, дип курыккан ул. Әмма Дания ханымның “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясе турында шулкадәр дәртләнеп сөйләгәнен тыңлаганнан соң аның чынбарлыкта әлеге сериалда роль башкарырга теләвендә бер шик тә калмый. Бөтен күңелеңне биреп уйнаган очракта гына Дания ханым кебек рухланып, хискә бирелеп буладыр ул. “Татар-информ” хәбәрчесе фикеренчә, комедиядә бар тамашачының да игътибарын иксез-чиксез харизмалы Дания ханым Нуруллина җәлеп итеп торачак. Ул үзе бик борчылдым, каушадым, курыктым дисә дә.

 


- Дания ханым, әйтегез әле, сериалның үзенчәлеге нәрсәдә? Сезгә кинода төшү җиңел бирелдеме? Һәм тамашачы әлеге сериалны ни өчен карарга тиеш?

- Мин Нурания Җамалинең телевизион спектаклендә беренче тапкыр төштем. Элегрәк, яшьрәк чагымда, телевидениедә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов режиссер иде. Без Әхтәм Зариповның бик күп телевизион спектакльләрендә төштек инде. Яшь вакытта төрле-төрле рольләр башкардык. Менә шул мизгелләрдән соң инде бик күп еллар үтте. Минем телевизион спектакльләрдә төшкәнем булмады. Болай чыгышлар ясый идек инде, чакыралар иде, әмма хәзерге яшемдә, шулай дип әйтик инде, мин беренче тапкыр төшәм. Нурания инде мине бик сорады. “Әйдә инде, Дания, төш инде”, диде. Мин инде гел баш тарттым. “Юк-юк, төшмим инде хәзер, мин өлкән кеше, яшем дә бар, бик күренәсем дә килми”, дип тордым инде. Нурания мине бик каты үгетләде инде. Мин башта ризалык бирмәсәм дә, соңыннан ризалаштым.

Менә 5 серия төшердек. Билгеле, без моңарчы урамнарда бик төшми идек. Гел телевидениенең студиясендә генә төшерә идек. Декорацияләрне күбрәк шунда куялар иде. Ә монда чын фильмнардагы кебек урманнарда, коттеджларда, күл кырыйларында төшердек. Чып-чын фильм кебек булды бу. Нураниягә “Нурания, мин бит югалып калам, болай булмый, мин куркам”, дия торган идем инде. Баштарак бик курыктым, бик каушадым инде. Аннан соң ролемнең сүзләре дә бик күп иде шул. “Мин моның хәтле сүзне өйрәнеп бетерә алмам, сүзе бик күп, мин бит әле каушыйм да”, дип, Нуранияне дә борчып бетерә идем, үзем дә бик борчыла идем. Театр сәхнәсендә уйнау бер әйбер, ә телевизион спектакльләрдә уйнау - икенче әйбер. Яшь чакта төшсәң, бер хәл, яшьлек бар, ә монда бит мин инде яшь кеше түгел, шуңа бик курыктым. Нурания шул вакытта миңа “Әйдә, курыкма, әз-әзләп кенә өйрәнә бар, әкренләп төшерә дә барырбыз”, - диде инде. Шулай риза булдым. Кинода без бик күңелле төштек, ул ничектер җиңел генә төшерелде. Жанры комедия булгангамы икән... Елата торган түгел ул.

Бу сериалда гаиләләрнең тормышы сурәтләнә. Мин – бер гаиләнең әнисе. Фирая Әкбәрова – икенче гаиләнең әнисе. Без анда күршеләр. Менә шунда төрле хәлләр башлана да инде. Монда бер бабай кайта. Ул бабай безне котыртып йөри. “Сине дә ошатам, Фираяны да роль буенча ошатам”, дип, шаярта. Монда инде мәхәббәт уйнау юк. Мин инде кинода авылдан килгән ханым булып уйныйм, кияүдә түгел, Казанда фатирым да бар. Бабай Казанга кызы белән киявенә кунакка килгән. Оныгы да бар аның. Шундый төрле-төрле кызыклы ситуацияләр анда. Менә күңелле генә итеп төшердек инде, бераздан курку хисем дә югалды.

Аннан соң сериалда бит үзебезнең актерлар. Төп рольләрне дә, яшьләрне дә безнең Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары уйный. Шуңа күрә мин фильм бик матур килеп чыккан дип уйлыйм. Без әле үзебез күрмәгән, ничек булып чыкканын белмибез дә. Менә рекламадан гына күреп алам да, “Әбәү, әллә ничек чыкканмын”, дип, әллә нишләп куям шунда.

Фильмны Казанда төшердек. Аккош күле урманнарында, коттеджларда, Салмачы якларында. Миңа калса, фильм тамашачыга ошаячак. Анысы инде аларның хөкемендә. Уңышлы булсын. Нурания бик талантлы режиссер ул. Мин аның тырышлыгы, тапкырлыгы, җитезлегенә бик нык сокланам. Нурания бик тиз оештыра белә. Операторларга да әйтә ул, актерларга да әйтеп өлгерә. Шулкадәр оста ул.

Киноны июнь азагында төшерә башладык. Без бит ул вакытта тиздән ялга китәсе идек, бөтенебез таралып беткән булыр идек, шуңа күрә Нурания безнең сәхнәләрне тизрәк төшерергә дип тырышты инде. Ә Казанда кала торган кешеләр белән ул барысын да төшереп куйган булган икән. Бер атна чамасында без төшереп тә бетердек инде. Шундый эссе көннәр иде ул. Тирли-тирли мәш китереп төшәбез. Үзебез көләбез, гримнарыбыз бозылып бетә. Нишләргә белмибез. Мине сайлап, мине чакырганы өчен Нураниягә зур рәхмәт. Ничек булгандыр инде, ничек чыкканбыздыр инде, белмим дә. Әйбәт булгандыр әле.

“Минем төп рольне башкарасым килгән иде”

Дания ханымның әлеге кинокомедия белән илһамлануы йомык күзләр белән дә сизелер иде, мөгаен. Чын артист, чын актер кеше шулай булырга тиештер дә инде ул? Менә Фәнис Җиһанша бераз шикләндерде. Сөйләшергә дә ашкынып тормады ул, аның бит төп рольне башкарасы килгән икән бит! Ә аңа “Тукта әле, бабай роленә түгел, эшмәкәрче роленә туры киләсең бит син!”, дигәннәр. Әллә бабай буласы килеп тә, була алмаганга, әллә кинода гына бай эшмәкәр булганына бераз кәефсезләнгән Фәнис Җиһанша “Татар-информ” хәбәрчесенә болай дип сөйләде.

- Нурания инде бу киноны, ялгышмасам, 2-3 ел элек үк төшерәм-төшерәм дип йөри иде инде. Шул финанс ягын үз өсләренә алучы кешеләр булмаганга күрә, ул ике ел буе сузылып килде. Сценарийны укып чыккач, мин бабайны уйныйм дигән идем. Нурания: “Нигә бабайны?”, дип көлде генә. Мин аңа “Минем төп рольне уйныйсым килә”, дидем. Шуннан соң миңа “эшмәкәрче бар монда, шуны уйнарсың”, диделәр. Шулай дигәч инде мин “Экраннарда булса да бай кеше булып күреним ичмасам”, дип, ризалыгымны бирдем.

Комедия жанрын төшерү бик авыр. Ләкин мин сериалның нигезенә салынган мәгънәсе тамашачыларга барып җитәр дип уйлыйм. Бу – бик кирәкле фактор, чөнки режиссерның да, актерларның да әйтергә теләгән сүзләре тамашачыларга барып җитәргә тиеш. Нурания Җамалинең бер-берегез белән дус-тату яшәгез, аралашыгыз, гаиләгез эчендә генә түгел, күршеләрегез белән дә җылы мөнәсәбәтләр урнаштырыгыз дигән идеясе сериал ахырына кадәр алып барылды.

Минем персонажның төп мәгънәсе нәрсәдә? Эшмәкәр ирнең балаларына игътибары кимегән. Үз балаларын ничектер тормышка җайлашырга өйрәтә алмаган әтинең көнкүрешен авылдан килгән әтисе җайлап җибәрә. Мин бөтен кешеләргә дә менә шундый акыллы, гыйбрәтле һәм тормыш тәҗрибәсе булган әти телим.

 

“Тамашачыларның беркатлылары да була”

Фәнис Җиһаншаның хәлләре менә шундый. Сериалның иң оялчан актеры - "бабай" Илдус Әхмәтҗановның хәлләре ничек икән? Ул башкалар кебек артык хискә бирелмичә, болай дип сөйләде.

 

- Минем кинодагы күз кысуларым хатын-кызга карата булган мөнәсәбәт түгел ул. Ул замана авырлыкларына, төшенкелеккә бирелгән хатын-кызның рухын күтәрер өчен эшләнгән эш. Тормышта төрле вакытлар була инде. Кинодагы кебек гел шаяртып та булмый. Ләкин барыбер булдырган кадәр тырышам инде. Ул бит кешенең эчендә, канында андый нәрсәләр булмаса, рольне уйнау – юк эш. Әгәр дә синең белемең-акылың юк икән, акыллы кешене уйнап булмый. Шуның кебек менә бу сыйфатлар да булырга тиеш. Артистның эчендә, йөрәгендә, аңында булырга тиеш ул. Мин инде бу ханымнар белән шаяртам, көләм, әмма мин бу очракта үземне дәвалаучы, табиб итеп хис итәм. Бу кыланышлар аларда яшәү теләге уятыр өчен генә. Авырлыклардан читкә алып китәргә тырышам диюем инде.

Гашыйк булган кешеләрне дә, конфликтка кергән кешеләрне дә уйнарга туры килде инде. Тамашачыларны да белеп бетереп булмый. Аларның беркатлылары да була, “гашыйк булдым” дип тә әйтәләр алар, чөнки барысына да ышаналар. Начар кеше булып уйнасаң, тотып сүгүче тамашачы да табыла. Алар инде мине тормышта да шундый дип уйлыйлар.

Кинода артистың роле зур түгел. Киноны режиссер белән төшерүче оператор эшли. Менә аларның иҗаты ул.

“Татарстанның бөтен әбиләре Илдус әфәндегә гашыйк булачак”

Менә аларның иҗаты ул дигәндә, “Көтелмәгән кунак” сериалының режиссеры Нурания Җамали болай ди.

- Сез әле яшьләр. Сез лаеклы ялга киткән әти-әниләрегезне күзалдыгызга китерегез. Алар инде вакытны күбрәк оныклар белән уздыра, чөнки балалар инде үсеп җиткән. Сез өлкән яшьтәге кешегә бернәрсә дә кызык түгел, дип уйлыйсыз. Юк, алай түгел. Кеше, пенсиягә чыкканнан соң, үзен югалтырга тиеш түгел. Аларны бөтен нәрсә дә кызыксындыра. Сериалда сүз өч гаилә турында бара. Һәр гаиләнең үз тормышы, үз язмышы, үз проблемалары. Һәм шул ук вакытта ул өч гаиләнең проблемасы бер үк кешенең гаиләсе булып тоела. Бу тормышка һәм яшәешкә мәдхия булып тора.

Кинокомедиянең продюсеры исә Равилә Шәйдуллина. Казандагы ресторан директоры. Фильм тормышчан булсын өчен шулай эшләнелгәнме, әллә инде Казандагы ресторан директорлары булып кино нечкәлекләрен белгән кешеләр эшлиме? Ни булса шул, бу сериал күпләргә беренче чиратта тәмле пиццалары белән таныш Равилә ханымныкы.  

- Фильмны карагач, миндә гаҗәп бер тойгы уянды. Халисә ханым хәзерге вакытны яхшы тасвирлаган. Сериал үзебезнең әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга мәрхәмәтле булыйк дигән фикер уята. Нурания ханым, Халисә ханым, сезгә шушы мәсьәләне күтәргәнегез өчен зур рәхмәт. Һаман мәхәббәт дип кенә яшәп булмый бит инде. Минемчә, шушы фильмнан соң Татарстанның бөтен әбиләре Илдус әфәндегә гашыйк булачак.

Бер фикер

Артистларның йөзендә "Булды, бетте, булдырдык" дигән хис юк иде, гуя әле фильмны төшерү дәвам итә. Тәкъдим итү чарасы бик тә күңелле үтте. Комедия кызыклы булырга ошап тора. Хәзер сериал тамашачы хөкеменә тапшырыла, иң гадел хөкемне алар бирер.

Чыннан да, пенсиягә чыкканнан соң кеше үз-үзен югалтырга тиеш түгел. Без хәзерге көндә күршеләребездә кем яшәгәнен дә белмибез. Хәтта күршеләребезне танымыйбыз да. Ә бит безнең бабайларыбыз, әбиләребез шулкадәр аралашып яшәгән вакытлар булган. Күңелле итеп бергә кичке уеннар уздырганнар. Сериал шул турыда.

Кадерле укучыларыбыз, сериалга бәяне тиешлечә итеп үзегез бирегез. Кинокомедиянең тәкъдим итү чарасында булып кайткан “Татар-информ” хәбәрчесе “Көтелмәгән кунак” сериалын караячак.

 

 

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: "Татар-информ" һәм ТНВ архивы

https://intertat.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 сентябрь 2018 - 13:29
    Без имени
    Бик тормышчан.карарга ук рэхэт.Монда чын тормыш чагыла.Рэхмэт.