Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Кеше ирен тартып алдың син, оятсыз хатын»

Лилия Муллагалиева гаиләсен фотога төшереп инстаграмына урнаштырды. Алар яңа ел фотосессиясенә барганнар икән.

Белүебезчә, ул дүрт бала әнисе һәм аңа барысына да җитешүе авыргарак туры килә. «Вәт бүген йөреп тордык без. Кайда гына булмадык, җитештек Аллага шөкер. Көне бит әле нинди, кар ява, бөтен җирдә бөке. Монысын чак көч фотога төшереп җитештем», дип яза ул фото астына.

Лилиянең язылучылары арасында төрле кешеләр бар, негатив комментарийлар да хәйран очрый. Шуларның берсе «Кеше ирен тартып алдың син барыбер оятсыз хатын», дип яза. Аңа җавап итеп җырчы «Менә сиңа мә. Соң ул 5 ел аерылган иде бит инде. Белмәсәң сөйләмә. 1999 елда без таныштык кына, ә ул инде аерылган иде», дип җавап бирә.

Яхшы коментарийлар да күп, алар Лилияне яклап чыгалар, кеше сүзенә игътибар итмәскә кушалар.

Автор: Г.Шарапова

Фото: lilia_mul

http://www.sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев