Саба ТВ

«Кэс-баскет» чемпионатының муниципал этап финалы

2019 нчы елның 16 ноябрь көнендә Тимершык мәктәбе базасында кызлар арасында баскетбол ярышының финалы булып узды.

  Финалда “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче 9 кыз катнашты (баскетбол буенча тренерлары – Шакиров Ш.Х.). Әлеге ярышта  кызлар беренчелеккә чыкты. Бу составта: Хазиева Алия (команданың капитаны), Хабибрахманова Фирүзә, Каримуллина Илсинә, Гараева Рәзилә, Яхина Әдилә, Белавина Евгения, Гәйнетдинова Азалия, Кашипова Динә, Мусина Илсинә. Гараева Рәзилә “Иң яхшы уенчы” дигән дипломга лаек булды.

Кызлар командасы зона этабына үтте. Зона этабы декабрь аенда үтәчәк.

Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: