Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…

Кеше язмыш алдында көчсез икәнлеген алдан аңлый алмый “Алга килми белеп булмый, башның ни күрәчәген”, - дип тикмәгә җырламыйлар, күрәсең. Тип, соңыннан гына, гомерләр узгач кына, алдагы вакыйгалар белән соңгыларын бәйләп карый башлагач кына куз ачыла икән. Никадәр гомер узган, ә ул көн бүгенгедәй минем күз алдымда.

...Кояшлы, яп-якты көн иде ул. Без – Казан химия-технология институты студентлары – төп бинадан кояшлы урамга атылып чыктык. Тәнәфес вакыты иде.
Янәшәдәге авиация институты бинасыннан бер төркем егетләр урамга сибелде. Беренче тапкыр Аны – Роберт Зариповны - булачак иремне - мин шунда күрдем. Озын буйлы, киң җилкәле чибәр егет! Соңрак – без өйләнешкәч, таныш-белешләребезнең гаҗәпләнеп карап торуларын бик еш сизә торган булдым. Чөнки мин үзем күзгә ул кадәр үк ташланырлык чибәр, сылу түгелмен, хатын-кыз мөлаемлыгы, сөйкемлелеге кызларны соңрак - әни булгач, бизи.

Без аның белән утыз ел ярым яшәдек, кояшлы, якты көнне тойган бәхет ләззәтен мин күңелемдә гомерем буе сакладым.
Күптән түгел Аяз Гыйләҗевнең “Балта кем кулында?" дигән әсәрен укыган идем, миңа калса, язучы баш героенын язмышын минем ирем тормышыннан күчереп алган сыман. Минем Робертым да шундый ук акыллы зирәк булдыклы егет иде, авторлык таныклыклары моны дәлилли, әмма ул булган сәләтен, талантын үзенен көчен тормышта раслый алмады...

Без ике малай үстердек, икесе дә бик яхшы укыдылар. Армиядә хезмәт иткәннән соң Мәскәүдәге геология-разведка институтына укырга керделәр Нәкъ менә шул елларда күңелемә әллә нинди билгесез шом оялады, тик торганнан, бер сәбәлсезгә елый, моңлана башладым. Нидәндер куркам, шөбһәләнәм. Әгәр олы кеше бер сәбәпсез күз яше коя икән, бу хәерлегә түгел! Димәк, ул бәхетсезлек якынлашуын сизә. Шулай булып чыкты да. Иң әүвәл олы апам зиһенен җуйды. Шул кайгыга чыдый алмыйча әнием гүр иясе булды. Әни үлгәч, апам асылынды. Кайгы ялгыз йөрми - кайгы кайгыны эзли - Робертым бик нык авырый башлады. Аңа куйган диагноз да куркытырлык: баш миенең вакытыннан алда тузуы! Бер ел эчендә ул кеше танымас хәлгә килде, мине дә белми башлады, чыгып китеп озак-озак югалып йөри, кеше җитәкләп китермәсә, өйгә кайта алмый, мин аны эзлим, хәлләрдән таеп бетәм, язмышымны каргыйм. Кече улым бигрәк тә нечкә күңелле, атасы өчен бик борчыла. Шулай беркөнне, әтисе чыгып югалгач, мин улыма шалтыраттым, Рөстәмгә елый-елый эчемне бушаттым. Ә чынлыкта балам җилкәсенә күтәрә алмаслык кайгы йөге өйгәнмен: ул күз яшьләренә беркайчан да битараф кала алмый иде, бу сөйләшүдән соң, кая барып бәрелергә белмичә, кибеткә киткән, шәраб алып эчкән һәм милициягә эләккән.

1992 елның декабрь башларында Роберт янә өйдән чыгып югалды. Биш тәүлек эзләдек без аны, Мәскәүдән Рөстәмемне дә чакыртып кайтарттым. Робертны аякларын өшеткән килеш таптык. 21 декабрьдә аның ике аягын да кистеләр. Бер атна улым белән бергә сакладык, төнлә дә, көндезен дә күз йоммадык. 26 декабрьдә улым Мәскәүгә китеп барды, аңа милициядән повестка - чакыру килгән, монысын мин соңыннан гына белдем. Әле дә күз алдымда, улым чайкала-чайкала чыгып китте, йокысыз төннәр, кайгы-хәсрәт, атасының бәхетсезлеге, минем күз яшьләрем... Барысы да шул бала җилкәсенә өелгән бит! Мәскәү куз яшьләрен сөйми, диләр, читтән килгән, анда укырга омтылган кешегә ничек кыен. Улым китте, акылдан язган әтисе янында мин куз яше түгеп калдым. Поездда ул бер дустын очраткан. Салганнар... Ульяновск янындарак милиция аларны поезддан төшереп калдырган. Дөресрәге, кыйнап-имгәтеп, тәрәзәсез, цемент идәнле бер каралтыга илтеп ыргытканнар. Мәскәүдәге йөргән кызы аны көчкә эзләп табып, үлем хәлендә хастаханәгә илтеп урнаштырган. Кабыргалары сынган, үпкәсе коточкыч шешкән, муен тамырлары имгәтелгән (монысы буу галәмәте) килеш ул бик озак үлем белән тартышкан.

Аяксыз, акылсыз иремне шәфкатьле кешеләр өйгә кайтарырга булыштылар, тик ул инде җанварга әверелгән иде. Безнең күргәннәрне язар өчен сүз табып булмый, йокы бүлмәсенең ишегенә тимер рәшәткә куеп, Робертны шул тимер челтәр аша гына ашата идек, һәр көнне психбригада чакыртып, уколлар белән генә тынычландыра идем.

Улым терелә башлауга Мәскәүгә китеп барды, чөнки аны судка чакыртып теңкәсенә тигәннәр иде инде. Суд карары катгый: милициягә каршылык күрсәткәне өчен аңа шартлы рәвештә ике ел бирделәр. Нәкъ шул көннәрдә Ульяновскидан да повестка килеп төште, шулук матдә буенча судка чакыралар.
“Мине гарипләндергәннәре җитмәгән, әле хөкемгә дә тарталар икән”, — диде улым һәм судка бармаска булды. Мин хәзергә кадәр баш ватам, әмма аңлый алмыйм, дөрес эшләдеме ул, юкмы?! Мин бөтен булган вакыйгаларны тасвирлап, Ульяновск прокуратурасына хат яздым. Ләкин җавап ала алмадым.

Олы улым Равил институтны тәмамлап, Алма-Атадан килгән кызга өйләнде, укып бетергәч, алар икесе дә Кыргызстанга эшкә киттеләр. Ике балалары туды.
Равил хәл белергә шалтыратса, мин тыела алмыйча елыйм, үземнең, атасының бәхетсезлеген сөйлим. Күз яшьләрем, хәсрәт-кайгыларым белән мин ул баланың да тормышын җимердем. Әтисе артыннан карап бетерә алмавымны аңлаткач, улым миңа булышырга дип өйгә кайтты. Бер елдан аталарын күмдек. Ул арада СССР таркалды. Акчалар алмашынды, союздаш республикалар чит илгә әверелде. Ил чикләре барлыкка килде. Авыру карый-карый бар булган байлык җилгә очты, улыма юллык акча табар өчен эшләргә туры килде. Ә хатыны — киленебез улымның ел буе хаста атасын карап ятуын гафу итә алмаган, тоткан да кияүгә чыккан. Равилдән соңгы хат быел - март аенда килде, балаларын ташлый алмаячагын гына язган, аңардан бүтән хәбәр-хәтер алганым юк. Чит шәһәрдә, яшәр урыны, туган-тумачасы булмаган ир ничек яши — монысы ана йөрәген бимазалап торучы сер. Кайда ул? Нишли? Өр-яңа бәлаләргә тармаганмы? Төннәрен кычкырып уянам - тик караңгылык пәрдәсе минем бу кайгыма да битараф кала бирә.

1996 елның май аенда Ульяновскидан повестка килеп төште. Алар Рөстәмне кулга алганнар, ә мине судка чакыралар.
Әгәр судның ничек булуын язсам, сез ышанмассыз. Судья Тишкина Лидия Павловна безне кешегә исәпләмәвен яшереп тә тормады. Суд
карарын шәрехләргә җыенмыйм, юриспруденция мәсьәләләрендә мин бик беркатлы адәм. Закон күзлегеннән караганда, мөгаен, Рөстәмнең гаебе дә бардыр, әни кеше үз баласының гаебен күрми, аңлый алмый бит, суд, тәнәфесләр белән, өч көн дәвам итте. Күпме акча түктем. Ульяновскида тукталырдай кешеләрем булмаганлыктан, поезддан судка барам, ә анда кешегә шулкадәр битарафлык... Шаккатырлык! Кая барырга белмичә берәр нәрсә сорасаң, мыскыллы сүзләр ишетәсең. Бер ишеккә килеп төртелә алмыйсың — “Ник кердең, бар чыгып кит”, - дип кычкыралар.
Улымны кыйнап, имгәтеп ташлаган милиционер Максимовны күз алдымда шатланып кабул иттеләр, судья янында ул сәгатьләп утырды, балкып килеп чыкты, судья Тишкинаның: “Борчылма, бер кайгырырлык нәрсә юк”, - дигәнен үзем ишетеп тордым. “Бар да яхшы булыр, икенче тапкыр судка килеп тә йөрмә!" - дип тә юатты. Чынлап та, икенче, өченче тапкыр судта мин аны күрмәдем дә. Мин үз хәлемне аңлатырга тырыштым, иремнең авыруын, бурычларымны түләрлек акча таба алмавымны әйтеп карадым. Хәер, шулай ачылып киткәнем өчен үземә үкенергә туры килде, чөнки судья мыскыллап: "Ул безне кызгандырырга, жәлләтергә теләп карады”, - дип, кат-кат минем бәхетсезлегем белән авыз чайкады. Бу хәлгә шаһит - поезд ревизоры - фамилиясе Опалиев иде шикелле — “Мин борылып караганда Зарипов кулларына богау салынган килеш идәндә ята, аны һаман типкәлиләр иде әле...” - дигән сүзләрен судья ишетмәмешкә салышты. “Нәрсә? Нәрсә?”- дип төпченә башлагач, шаһит тынып калды, һәм бу сүзләр йотылып калды. Әлмәттән Рөстәмнең авыру тарихын соратып алганнар иде, судья аны да үзенчә шәрехләде. “Кабыргалары сынган... Моны кем итек белән типкәннән дип раслый ала, бәлки такта кырыена бәрелгәннән сынгандыр ул...” Муенында тромблар да үзеннән-үзе генә килеп чыгарга мөмкин икән. Шулай итеп бу фактын да юкка чыгардылар.

Улымны ике ел ярымга утыртып куйдылар. Бу 1996 елның 17 июлендә булган хәл.
Бу яргаланган, көйгән җирдә яна-яна көл булган йөрәк белән яшәп буламы?! Бәлки минем җаным инде ташка әверелгәндер дә, берни тоймас, аңламас хәләттәдер?! Ышаныгыз! Минем йөрәгем әле урынында икән! Ул әле кеше кайгысына кайгыра белә икән! “Башсыз балан куагы"н укыгач, инде әллә кайчан яшьләре корып-кибеп беткән күзләрем янәдән чылангач, мин шулай уйладым.

Роза ханым! Сезнең хикәя минем хәсрәт-кайгылардан өзгәләнеп беткән йөрәгемне уяткан икән - рәхмәт сезгә! Димәк, миндә кабат йөрәк тибә, яшәргә теләк туа. Менә шул теләк кулыма каләм алып сезгә хат язарга мәҗбүр итте.

Кара төн, кара көн. Кара төндә мәчеләр генә кара. Кара көн килгәч кешеләрнең төсен күрә башлыйсың. Якын дип йөргәннәр ераклашты, юкка чыкты. Чит кешеләр якын булды. Аларны алла ташламасын. Беркемгә дә мин күргәннәрне күрергә насыйп итмәсен. Уйлыйм, уйлыйм да очына чыга алмыйм: ни өчен шулкадәр зур сынау миңа?! “Кемгә тидек, кемне рәнҗеттек без, кемнәр безне шулай каргады...” Әллә Ходай безне иләмсез исемнәребез өчен (минеке
 -   Лениза, ирем - Роберт) шулай эзәрлекли микән? Дөрес уйламасам. Ходаем, гафу итсен! Ходайдан тик түземлек кенә сорыйм.

 

Лениза ЗАРИПОВА, Әлмәт.

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев