Саба ТВ

Кемероводагы янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган

Дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын узган якшәмбедә чыккан.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучковка сылтама ясап РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын узган якшәмбедә чыккан. Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Хәзерге вакытта коткаручылар гадәттән тыш хәлнең ахыргы нәтиҗәләрен бетерү белән мәшгуль.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: