Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кемеровода митингка чыккан кешеләр губернатор һәм мэрның отставкага китүен таләп итә

Кемеровода митингка чыккан кешеләр Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев һәм шәһәр мэры Илья Сердюковның отставкага китүен таләп итә, дип яза «Коммерсантъ».

Бүген Кемеровода 1,5 меңнән артык кеше «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында һәлак булганнарны искә алу өчен минингка җыелды. Янгында 64 кешенең гомере өзелде, алар арасында балалар да бар. Митинг шәһәр хакимияте бинасы янында башланып китте, аннары кешеләр өлкә хакимияте бинасына күчте.

Инде хәбәр ителгәнчә, янгын 25 мартта «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгенең дүртенче катында чыккан. Россия Президенты Владимир Путин да, хастаханәгә килеп, янгында зыян күргән кешеләрнең хәлен белгән.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев