Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кемдер канәгать, кемдер ярдәм көтә

Республикада инвалидлар ункөнлеге башланды. Кемнәрдер бу бәй­рәмнән ояла, чи­тенсенә. Ә кайберәүләр игътибар җитмәүдән, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне бары тик бәйрәм вакытында гына искә төшерүләреннән зарлана. Татарстанда 2018 елның 1 октябренә 298 меңнән артык физик мөмкинлеге чикле кеше исәпләнә. Шуның 15 меңнән артыгы – балалар.

Быел ноябрь аена кадәр, инвалидлык алырга дип, ме­ди­цина-социаль экспертиза бю­росына 33 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Шу­ңа өстәп, 5 меңнән артык балага да инвалидлык биргән­нәр. Бу хакта “Татар-Ин­форм”­­да узган матбугат оч­рашуында Татарстанның ме­дицина-социаль экспертиза бюросы җиткәчесе Ригель Низамов җиткерде.

 
– Элек балалар тумыштан килгән авыру белән исәпкә куела иде. Хәзер берничә ел рәттән психик авырулар өстенлек итә, – диде ул. Ригель Низамов тагын бер яңалыкка тукталды: хәзер инвалид кеше һәм баланы нинди машинада йөртәләр, билге шунда куела.


Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова исә дәүләт тарафыннан инвалидларга күрсәтелгән чараларга тукталды.


– Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән ке­шеләрне эшкә урнаштыру проблемасы бар. Казанның мәшгульлек үзәкләрендә 1 меңнән артык кеше эш көтеп тора. Соңгы ун айда 3 мең инвалидның яртысы эшкә урнаша алган. Республикада аларны эшле итәр өчен тырышабыз. Кирәкле һөнәр буенча укытабыз. Бу эш бушлай башкарыла. Шулай ук үз эшен башларга теләүче инвалидларга да ярдәм күрсәтелә. Алар дәү­ләттән 117 мең сум күлә­мендә акча ала. Үзләре эш башлап, шунда физик мөм­кинлеге чикле кешеләргә дә шөгыль таба, – диде министр.

“Игелекле дулкын” – Тимурга

Шимбә көнне Казанда “Игелекле дулкын” дип аталган Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фес­тиваленең гала-концерты узды. Бу – Казан Башкарма комитеты белән җырчы, композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм Популяр музыка академия­сенең уртак проекты. Билет сатудан кергән акча бәйгедә катнашучы Тимур Фазлыевны дәвалау өчен тотылачак. Инвалид арбасында утыруына карамастан, Тимурның тик торган чагы юк. Җырлау белән беррәттән, ике телдә матур итеп сөйләшеп, сү­рә­ләр дә өйрәнә башлаган.Ул бик күп чараларда чыгыш ясый. Татар эстрадасы артистлары да үз итә аны. Үзе аеруча Дилә Нигъмәтулли­наны ярата икән. Тимурга инвалид арбасыннан торыр өчен 3 миллион 700 мең сумлык операция кирәк.


– “Игелекле дулкын” фес­тивале икенче тапкыр гына узуга карамастан, без барыбыз да аның брендка әй­ләнүен күзәтәбез. Игорь Крутой кулы кагылган барлык әйбер дә иң югары дәрәҗәгә лаек була. Шушы шәп проект­ны оештыручы маэстрога зур рәхмәт, – ди фестиваль­нең илчесе, Россия эстрадасы йолдызы, җыр­чы Юлианна Караулова.

Күңелдә – бәйрәм, йөрәк елый

Ял көнне исә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Игелек сәнгате” дигән чара узды. Әлеге концертта авыру балалар, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, сәхнәгә чыгып, үзләре кебекләргә бәйрәм ясады. Танылган журналист Владимир Гаранин бик матур итеп ике җыр башкарды. “Гомерем буе арбада мин. Алты яшьлек чагында август аенда су коенып, салкын тидергәнмен. Бераздан арка миенә зыян килеп, йөри алмаслыгымны белдем. Төр­ле чаклар булды, әмма хәзер бер дә кыенсынмыйм, – ди ул. – Элек безнең кебекләрне аңлап та бетермиләр иде. Хәзер җәмгыять башка карашта. Дәүләттән дә игътибар җитә. Үземә тиешле барлык ташламалардан файдаланам, дәваланырга да барып кайтам”.


Владимир Гаранин – “Моя газета”да күп еллар эшләп, башкалар турында да кайгырткан кеше. Ә менә гади халык нишли икән? Концертка килүчеләр арасында аутизм белән авыручы оныгын иярткән Мәүлидә апа да бар иде. “Күңелдә – бәйрәм, йөрәк елый инде. Оныгымны әнисе дә ташлап китте. Башка гаиләгә авыру бала сыймады. Үзем карыйм. Зарлана алмыйм. Бар да җитә”, – ди ул. Казанда яшәүче Марат Кадыйров белән сөйләштек. “ДЦП авырулы мин. Хатыным да – инвалид. Әмма, Аллага шөкер, сер бирмибез. Быел икәүләп авыру балалар өчен 52 чара уздырганбыз, – ди ул. – Ике кыз үстерәбез. Кешеләр бармак белән төртмәсә, шул җитә. Болай тирә-яктагы дуслар хөрмәт итеп тора. Үзебез дә тик утырмыйбыз. Дәүләт кенә бирсен, димибез. Тырышабыз, эшлибез. Алма пеш­кәнне, авызга төш­кәнне кө­теп ятмыйбыз”.


Шундый көчле рухлы Миләүшә Зарипова (рәсемдә гаиләсе белән) турында язган идек инде. Ул исә, шушы көннәрдә инвалид дусларын бергә җыеп, бәйрәм ясады. “Арбада утыручыларга күңелле ял бүләк итәсе килгән иде. Аллага шөкер, Кама Тамагыннан да, Чаллы шәһәреннән дә килделәр. Егермедән артык дустымны ресторанга җыйдым. Үзем дә йөри алмагач, аларны яхшы аңлыйм”, – ди ул. Миләүшә, фаҗигагә эләгеп, аяксыз калган. Әмма сынмаган, сыгылмаган. Үз бизнесын ачкан, кияүгә чыгып, ире Мөнир белән бер кыз үстерә. “Мин беркайчан да инвалид булганлыгымнан читенсен­мә­дем. Арбада йөрү миңа көч бирде”, – ди ул.

Алсуга матрас кирәк

Республикада физик мөм­кинлеге чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә ия ке­шеләр бар. Быел узган “Абилимпикс” бәйгесен генә алыйк. Анда катнашучылар­ның зур уңышларга иреш­кәне билгеле. Татарстан командасы 8 алтын, 6 бронза һәм көмеш медаль алып кайтты. Тик бөтен кеше дә зур уңыш­ка ирешә алмый. Кемдер айлар буе урын өстендә ята. Әйтик, Алсу Зарипова. Җиде елдан артык урын өстендә беркемне дә танымыйча яткан кыз ярдәм көтә. Караватына уңайлы матрас кирәк. Аңа булышырга теләүчеләр 89274385613 телефон номерына шалтырата ала.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 175, 04.12.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев