Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кемдер алдый, кемдер алдана

Бүген чын сөтнең тәмен сыер асраучылар гына белә булса кирәк. Ки­бет­ләрдә сатылучы ризык турында кайбер авыл кеше­ләре "сөт янында бер көн йоклаган" дигән үз бәясен куя. Чөнки табигый сөт дигәннәре дә, безнең өс­тәлләргә барып җиткәнче, шактый нык эшкәртелә. Өстәвенә арада табигый булмаганнары да очрый.

Роспотребнадзор ида­рәсе ел башыннан 64 тоннадан артык сөт һәм сөт продукциясен сатудан алган. Ярты ел эчендә идарә бел­гечләре кибетләрдә, базарларда сатуга куелган, мәк­тәп, хастаханәләргә җибә­релгән ризыкларны тик­шерү өчен, 160 мең проба алган булган. Химик составы буенча 1 процент сөт яраксыз дип табылган. Ә физик-химик күрсәт­кеч­ләр буенча - 6,6, микробиологик тикшерүләр буенча 4,5 проценты начар чыккан. Роспотребнадзор кайбер сөт һәм сөт ризыкларында төрле бактерияләр барлыгын ачыклаган. Сөт­ләргә әче тәм керүен, йогырт, эремчек­ләрнең дә тәмнәрендә үз­гәреш булуын сизгәннәр. "Ка­гыйдә буларак, мондый хәл җи­тештерүдәге хилафлык аркасында түгел, ә тие­шенчә сакламау, бер җир­дән икенче урынга күчерү кагый­дә­ләрен бозу аркасында килеп чыга", - дип ачыклык кер­тәләр идарәдә. Бер сүз белән әйткәндә, сөт ризыклары юлда әчи яки инде кибет киш­тәсендә тиешле температура сакланмаганда бозыла.

Белгечләр эш барышында ялганлау очракларына юлыга. Ярты ел эчендә 71 төбәктә сөт ризыкларында 811 шундый очрак ачык­ланган. Шунысы сөендерә: бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк. 2016 елда исә бу сан 1300гә җиткән булган. Белгечләр намуссыз җи­тештерүчеләрнең кү­бесенчә атланмай һәм сыр ясарга тырышуын әйтә. Соң­гы елларда мон­дый алдакчылар белән катгый эш алып барыла башлаган һәм нәтиҗәсе дә бар. Роспотребсоюз белгеч­ләре мондый төр ризыклар­ның мәктәп, ясле-бакча, хастаханәләрдә аеруча күп очравын белдерә. Бу сатып алу системасының камил оештырылмавы аркасында килеп чыга, ди алар. Электрон аукцион бәянең арзанлы булуына көйләнгән. Билгеле инде, социаль объектларга арзанлы ризыкка өстенлек бирергә киңәш ителә. Җитештерүчеләр мон­­нан оста файдалана да. Тик шунысы бар: бәя арзанрак булган саен, сыйфат мәсьә­ләсе дә аксый.

Реклама

Роспортребнадзор җитәкчесе Анна Попова әйтүенчә, оешмаларны даи­ми тикшереп тору үзе­нең нәтиҗәсен дә бирә. Ясалма ризыклар күләме сирәгәя башлаган. "Штрафлы санк­цияләр кер­телү - оешманы ябу һәм җиһазларны алуга кадәр барып җитәргә мөм­кин. Хәзер без ялган ризык ясаучыларны җинаять җа­вап­­лы­лыгына тартырга ки­рәк дигән сүз алып бара башладык", - ди Анна Попова. Ялган сөт ризыкла­ры­ның күзгә күренеп кимүе хакында "Союзмолоко" ида­­­рәсе рәисе Андрей Даниленко да белдерә. "2015 елда тик­шерелгән сөт ри­зыкларының 9-10 проценты ялган булса, узган ел - 5-6, быел исә 4 процент кына булуы билгеле", - дип ачыклык кертә ул. Ризык­ларның сыйфатына бәйле мәгълүматлар Роспотреб­надзорның рәс­ми сайтында да даими яктыртылып торыла. "Кара исемлек"кә керү­челәр сайтка урнаштырыла. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: гыйнвар аеннан май аена кадәр Россиядә 2295,9 мең тонна сөт, 330,5 мең тонна йогырт, 453,4 мең тонна кефир, 256,2 мең тонна сыр һәм сыр ризык­лары, 104,2 мең тонна атланмай җитештерелгән.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев