Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кем соң ул Малахов? “Юынтык су чокыры”нда казынучылар башлыгы – бары шул гына"

Иске яңа Президентыбызны да сайладык, ә ул төп мәгънәсе “Барлык юнәлешләрдә ыргылыш ясаячакбыз!” дигән фи­кергә кайтып калган программасын да игълан итте кебек. Димәк, дәүләт структура­ларының барлык көчләре дәүләтнең яңа бурычлары һәм максатларына туры китере­лергә тиеш кебек иде. Әмма сентябрь уртасына җиттек инде, ә илнең төп телеканаллары һаман шул “иске җыр­ла­р”­ын “җырлый” – кемнәрнең­дер “пычрак” киемендә ка­зы­нуын дәвам итә. Низаглар, хыянәтләр, башка әшәкелекләрне күрсәтепме-күрсәтә...

Малахов “Беренче канал“ны ташлап киткән, имеш! Китсә ни булган! Кем соң әле ул шуның кадәр! Россия телевидениесендә “юынтык су чокыры”нда казынучылар башлыгы – бары шул гына. Билгеле бер һөнәр ияләре арасындагы юк кына әйберне Рос­сиядә дөнья бетүгә тиңлиләр, бил­ләһи! Янәсе, “аны алыштыручы кеше юк”. Җитмәсә әле бу сүзләр шуның кадәр күңелгә шом салырлык дәрәҗәдә күпер­телеп әйтелә: бәхетсез “Беренче канал”ның алга таба шул бахырсыз  яши алуына күңелдә бермәл шик барлыкка килә хәтта. Шуннан  яңалыкларның тагын да тозсызракларына күз тө­шә: “Малахов Басков белән очрашты, алар телевидениенең киләчәге турында фикер алышты”. “Киркоров, дусты Малахов белән очрашып, телевидение проблемаларын тикшерде”. Ә инде “Андрей Малахов Константин Эрнстка ачык хат язган” дигән язманы укыгач, Трампның Ак йорттагы кыланышлары, Европадагы мәх­шәр, Сүриядә ИГИЛ калдыкларын дө­мектерү кебек әйбер­ләр­нең “юынтык су чокыры” “белгеч”­ләре янын­да чүп кенә икәненә төше­нәсең. Кремль дә, президент, премьер, министрлар, депутатлар, сенаторлар да түгел, ә Малахов, Киркоров ишеләр – илне алга җи­бә­рүче, киләчәгебезне бил­геләүче төп көчләр, төп йөз­ләр икән... Шун­нан тагын да куркынычрагы... “Ил – шок халәтен­дә! Коточкыч хәл! Малахов Шурыгинаны үзе бе­лән алып китә!”

 
Бу “пычрак” тапшырулар без­гә каян килеп керде соң, дисезме? Каян булсын, Америкадан! “Пусть говорят” – “Джерри Сприн­гер- шоу”­ның Россиядәге “игезәге”.  “Трэш” (“юынтык су чокыры”) жанрындагы фәкать гаугага корылган тапшыру иң түбәнге, надан социаль катлауларга исәп­ләнгән. Төп тамашачылары – йомшак кына итеп әйткәндә, акны карадан аермый торганрак ке­шеләр. “TV Guide“ басмасының (“Те­легид” – Америка телевидениесе турында атналык басма) бу тапшыруны “Бөтен дәвернең иң начар илле телешоуы” исемле­генә кертүе, ә матбугатының Спрингер турында “Америка телевидениесендә иң чиркангыч һәм әхлаксыз шәхес” дип язып чыгуы тикмәгә генә түгел.
 
“Спрингер шоуы” бөтен дөньяга тарала башлагач: “Америкага каршы моннан да яхшырак пропаганданы табып булмый! Ул АКШның әхлакый йөзенә пычрак сылый”, – дип, илчелек­ләрдән АКШ Дәүләт департаментына яше­рен хатлар ява башлый. Аларның төп мәгънәсе, Спрингерны һәм шуны күрсәтеп ятучы “Эн-би-си” каналын бераз акылга утыртырга кирәк, дигән фикергә кайтып кала. Тик барыбер акылга утыртып булмый шул. Барлык рек­лама бирү­челәр тапшыруга бой­кот игълан иткәч кенә тама­шаның популярлыгы кими төшә, әмма барыбер ябылмый. Надан тамашачы башкасын белергә дә теләми чөнки.
 
Чыннан да, кешенең әхлагын җимерә торган мондый телепрограммаларны реклама бирүче­ләр­нең бойкоты белән генә ябып буладыр. Нәтиҗәлерәк башка ысулы юктыр, ахры.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://medialeaks.ru

Реклама

Вахит ШӘРИПОВ
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев