Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кем син, ватник?

Кыерсыттылар әле үземне, яшәрлегемне калдырмадылар. Җирнең тишеген тап та шунда кереп кенә кит бит. Хәзер, чыраемны ертып, кеше арасына ничек чыгармын? «Көне-төне телевизор карап, Соловьев белән Киселев сөйләгәнне сеңдереп баручы ватник син, зомби, деградациягә бирелгәнсең инде, сезнең кебекләр адым саен», - диделәр. Борчак мылтыклары булса, терәп аткан да булырлар иде.


Телевизорны күптән карамыйм инде мин, карар әйберен тапмыйм, ә Соловьев белән Киселевны элек тыңлаган бар иде - кайбер нәрсәләр белән килешәсең, икенчеләре белән юк, бу - табигый хәл, һәркемнең һәрнәрсәгә үз карашы, үз фикере, баш бит кешегә кәләпүшен йөртер өчен генә бирелмәгән. Телевидениенең зомбилаштыруда роле зур, моның белән бәхәсләшмим, әмма язасы килгәнем бу хакта түгел.

«Ватник» диделәр бит әле миңа, мамык, димәк. Йомшак әйбер, тотып, кулда әвәлисе килә шуны. Мин бик үк йомшак түгел бугай, мамык кебек бар нәрсәне дә сеңдерергә атлыкмыйм, теләсә кемнән тоттырып, әвәләттерәсе дә килми. Шикәрнеке дә түгел, төчеләнү, ялагайлану дигән сыйфатлар да читләтеп узган. Кем була соң инде ул «ватник», нәрсәдән чыгып, шундый ярлык тагыла? Соңгы елларда бу сүзне еш ишетергә туры килә, Украинадагы хәлләрдән соң таралды дип уйлау ялгыш булыр, мәйдандагылар элек кулланышта булган сүзне генә исләренә төшерделәр. «Ватник» дип аталган, эченә мамык тыгып тегелгән сырлы ыштан бар, телогрейкасын да беләбез. Җинаятьчел төркемнәр үзара көрәшеп йөргән чорда, мәскәүлеләр Идел буе, Казаннан килүчеләрне шулай атаган - алар башкалада шундый телогрейкалар киеп йөргән (тимер арматура, чылбырлар белән сукканда авырттырмый, үзеңнекеләрне башкалардан аеруы да җайлы). Беломор каналын төзүчеләргә шундый кием бирелгән, алар да «ватник» булган, аларга хәтле зэклар, солдатлар. Тагын да тирәнгәрәк чумсак, бу киемнең Византиядән килгәнен беләбез. Кыскасы, өс киеме белән бәйле булган бу сүзнең бүгенге көндә бөтенләй башка мәгънәдә кулланылганы аңлашылгандыр.

Нинди генә сүзлекләр юк хәзер, «ватник» турында менә нәрсә язылган: «Рус патриотларының җыелма образы. Ирония дигән нәрсәне белми. Аңа хуҗа кирәк, дәүләтара мөнәсәбәтләрне төрмә-казарма призмасы аша карый: пахан бар, ялагай һәм хокуксызлар. АКШ, Грузия, Украинаны, гомосексуалларны, оппозицияне, «Pussy Riot»ны яратмый. 9 майны бәйрәм итә, башка вакытта да күңел ачудан баш тартмый. Боярышник эчә, кышны озату көнне көрәкләп коймак ашый. Көнбатыш мультфильмнарын сүгә, советныкыларны мактый. Ватникның хатыны - юан, саран. Илдә тәртип булсын өчен китап, җыр, бию, секс, кока-кола, интернет, гомосексуалларны, ГМОны, айпадларны, хор белән җырлауны тыярга кирәк дип саный.

Урлашу һәм коррупция өчен урында атарга дип исәпли, үзе ришвәт бирүдән, эштән тегесен-бусын эләктереп кайтудан чирканмый, югары кәнәфигә үрмәләгәч, кесә калынайту турында уйлый». Бөтенесен бергә салып бутаган винегрет булган бу. Шуларны укыгач, уйлап карагыз инде, кем була икән ул «ватник» һәм бу сүз тиешле урында кулланыламы? Андый булмыйм дип үзен-үзе ихтирам иткән кешегә кока-кола, ГМОларны куллана башларга, гомосексуальлекне хупларгамы? Җиңү көнен билгеләп үтү, һәлак булганнарны искә алу өчен, мин кемнән рөхсәт сорап йөрергә тиеш? Миңа мондый хокукны бабам үз гомере бәрабәренә биреп калдырган, 75 ел элек Сталинград сугышында.

Каралы-сарылы Гвардия (Георгий түгел) тасмасын тагу-такмау - һәркемнең үз эше, ул минем ел әйләнәсенә машина көзгесенә эленгән килеш йөри. Бу хакта сүз куертучыларга әүвәл тарихны өйрәнү комачауламас иде, әмма тарих тузанын сөртеп аны өйрәнергә тырышучы юк, тизрәк ярлыклар тагарга да, авызны томаларга маташу гына бар. Ватник булу-булмавыңны ачыклауның бер юлы - «Кырым кемнеке?» дигән сорау. Россиянеке дисең икән, кем буласың билгеле, Украинаныкы дисәң, син нинди генә әшәке җан булма, башкалар өчен үз кеше буласың да куясың. Ватник булмас өчен, кеше үз фикеренә ия булмаска тиешме? Юк, ватник булмыйм дип, мәхәббәтем күрше Ибрайга төшмәс. Теге каралмый торган телевизорның тузанын сөртеп, «Ну, погоди!»ны карасаң да ярый, күптән караган юк иде, шәп тә инде, көнбатышныкы янәшәдә дә тормый моның белән. Аннары берничә капчык китапларны томыра башлармын тәрәзәдән. Яхшылары, матур рәсемлеләре дә бар, килеп алмыйсызмы, ватник булмагансыздыр әле сез.


http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев