Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кем син, Таһир Асыл Гәрәй?!

- Таһир, исәнмесез. Кайсы гына телеканалны ачма, сезнең клибыгыз. Тамашачыга сезнең кем булуыгыз, ни өчен моңа кадәр сәхнәдә күренмәвегез кызык. Ялгышмасак, сез Башкортстан якларыннан. - Әйе, Башкортстанның Туймазы шәһәреннән. Сәхнәдә күптән түгел генә күренә башладым. Әмма моңа кадәр дә сәнгать өлкәсендә эшли идем, тик сольный карьерага басым ясамадым. Сәхнә өчен...

- Таһир, исәнмесез. Кайсы гына телеканалны ачма, сезнең клибыгыз. Тамашачыга сезнең кем булуыгыз, ни өчен моңа кадәр сәхнәдә күренмәвегез кызык. Ялгышмасак, сез Башкортстан якларыннан.
- Әйе, Башкортстанның Туймазы шәһәреннән. Сәхнәдә күптән түгел генә күренә башладым. Әмма моңа кадәр дә сәнгать өлкәсендә эшли идем, тик сольный карьерага басым ясамадым. Сәхнә өчен мин чит кеше түгел. 15 ел Айдар Галимов төркемендә эшләдем. Башта гитарачы булдым, аннары композитор, аранжировщик, продюсер вазыйфасын үтәдем, концертлар оештыру эше белән шөгыльләндем. Ул елларны сагынып искә алам. Хәзер дә җиң сызганып эшлим: яңа җырлар яздырам, клиплар төшерәм. Аннан тыш, Ульяноскида "Яшьлегем чишмәләре" дип аталган продюсерлык үзәгем бар. Җырчыларны халыкка таныту, аларны үстерү, җыр җыентыклары чыгару, концертлар оештыру белән шөгыльләнәбез. Моңа кадәр яшьләрне җыр җыентыгы чыгарып кына да танытып була иде, ә хәзер клип төшермичә булмый. Ни дисәң дә, бүген интернет, телевидениедән башка җырчылар таныла алмый.

- "Айдар" төркеменнән ни өчен киттегез?
- Һәрбер иҗат кешесенең камилләшәсе килә. Көч һәм тәҗрибә җитәрлеген сизгәч, үзаллы иҗат юлын башладым.

- Ялгышмасам, Ләйсән Гимаева башкарган супер-хит "Яшьлегем чишмәләре"нең авторы сез. Тагы нинди танылган җырларыгыз бар?
- Әйе, элек язылган җырларымның берсе. Әлфинә Әһзамова белән "Син сөеп карасаң" дигән дуэт яздырган идек, аны да халык бик яратты. Айдар Галимов башкаруындагы "Язгы яңгыр" да заманында бик популяр булды. Хәзер үзем башкарган "Күбәләк"не бик яраталар. Концерт вакытында күрсәгез?! Шул җыр башлану белән халык биергә торып баса.

- Ул җырның популяр булу сере нәрсәдә соң?
- Белмим, анда әллә нинди философия юк. Халыкка ошый торган моңлы һәм гади җыр. Балалар да аны үз итә. "Төнге күбәләкләр турында җырлыйсың мени?" - дип сораучылар булды. Юк, андыйлар турында җырда бер сүз дә юк.


shahrikazan.com

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев