Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кем кемне мәҗбүр итә?

Тагын тел мәсьәләсе күтәрелде. Россия президенты Владимир Путинның «башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаган хәл» дип белдерүе һәм август ахырында генераль прокуратура белән Рособрнадзорга мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе сәбәпче булды. Шуны гына көтеп торгандай, илнең төрле республикаларында рус мәдәниятен саклаучы оешмалар бердәм күтәрелеп чыкты. Башкортстанда, башкорт...

Алар фикеренчә, болай булып чыга. Татарстанда яшәүче урысларга республиканың дәүләт теле булган татар телен укытуның кирәге юк. Бу аларның балаларына өстәмә авырлык тудыра һәм башка фәннәрдән тик «биш­ле» билгеләренә генә укырга комачаулый. Шуңа күрә, урыс балаларына бу дәүләт телен мәҗбүри укытуны тыяр­га кирәк. Ә татар балаларына урыс телен мәҗбүри укытуны дәвам итәргә ярый. Аларга башка фәннәр дә мәҗбүри рәвештә урыс телендә укытылырга тиеш. Чөнки урыс теле бик кирәк, аны белмә­сәң, беркая да китеп булмый. Ә татар теленнән башка яшәргә мөмкин, чөнки ул татарлар үзләре генә кухняларына кереп сөйләшергә тиешле «ненужный язык». Моның «локальный язык», «местечковый язык» дигән синонимнары да барлыгын аңладык.

Шовинизм белән бәхәс
«Татар телен татар балаларына укытырга кирәк, ә башка милләтләргә укытып, татар телен дә, мәдәниятен дә сак­лап булмый», - дигән фикер бар. Беренче карашка, ул дөрес тә кебек. Кайчагында: «Мәдәниятегезне саклыйсыгыз килә икән, үз балаларыгызны татарча укытыгыз. Ник безне мәҗбүр итәсез?» - дип тә җибәрәләр әле. Һәм бу бик дөрес сүз кебек ишетелә.

Ләкин...

Беренче карашка дөрес сыман тоелса да, бу сүзләр татар кешесенең хокукын санга сукмау булып чыга. Һәм менә ни өчен. Шулай дип әйтүче булгач, минем дә бит, демократик дәүләтнең тиң хокуклы вәкиле буларак, болай дияргә хакым бар: «Мәдәния­тегезне саклыйсыгыз килә икән, үз балаларыгызны урысча укытыгыз. Ник безне мәҗбүр итәсез?» Әле сорауларны шул рәвешле дәвам итәргә дә була: Ник сез безнең балаларны югары уку йортларында чит телдә белем алырга мәҗбүр итәсез? Ник сез документлар әйләнешен үз телебездә алып бармаска мәҗбүр итәсез?

Тагы санарга мөмкин әле. Мәҗ­бүр итү бит ул: «Син шулай итәргә тиеш, шуны эшләү мәҗбүри!» - дип әйтү генә түгел. Альтернатив юл юк икән, бу - мәҗбүрият. Чарасыздан эшләнгән һәрбер эш - мәҗбүр ителү. Менә шуларның барысын да исәпкә алгач, ничегрәк килеп чыга соң - кем кемне күбрәк мәҗбүр итә? Һәм, ирексездән, тагы бер сорау туа: «Сез безне һәр адымда мәҗбүр итәсез икән, ник әле һич югы бер тапкыр без дә мәҗбүр итмәскә тиеш?»

Мин алай дип әйтмим. Толерант татар булган өчен генә түгел. Юкка сүз куертырга теләмәгән өчен. Мәҗбүр итү юк бит. Асылда, бернинди дә мәҗбүр итү юк. Бары тик үзең яшәгән республиканың дәүләт телен өйрәнүдән кимсенеп, сабыйларча киреләнү генә бар. Хәер... Республикаларның дәүләт телен өйрәнергә теләмәүчеләрне яклап тикшерүләр үткәрергә күрсәтмә алган прокуратура да бар икән әле...

Ә нинди дә булса телне, яки фәнне «өйрәнергә мәҗбүр итү»... Бу асылда бик самими яңгырый. Соң, уку йортларының төп вазифасы шул бит инде - өйрәнергә мәҗбүр итү. Бу бөтен фәннәргә дә, шул исәптән телләргә дә кагыла. Һәм аларның барысы да белгечләр төзегән программа, кабул ителгән кануннар нәтиҗәсендә башкарыла. Ата-аналар теләге буенча да, колхоз рәисе яки аннан зуррак бүтән түрәләр күрсәтмәсе буенча да түгел.

Хәзер без, берничә ата-ана җыелып: «Минем балам төгәл фәннәрне үз итә. Шуңа күрә аңа бары тик физика, математика һәм химия гына укытсыннар, история, язык, литература, физкультура, труд, музыка кебек ненужный фәннәрне мәҗбүри укытуны бетерегез!» - дип таләп куя башласак, нәрсә булыр иде икән?

Балаларыгызны саклагыз!
Телләр турындагы ыгы-зыгыны хөкүмәтнең балалар турындагы хәстәрлеге дип кабул итүчеләр дә бар. Бу аңлашыла инде. Хөкүмәтең булгач, аны якты төсләрдә күрәсе килә. Халык турында хәстәрлекнең һич югы бер дәлилен табасы килә.

Ә илдәге хәлләр бик гади түгел. Балаларның проблемалары җитәрлек.

Наркомания. Наркотиклар әйләнеше контроле федераль хезмәтенең (ФСКН) 2016 ел буенча хисабыннан:

Россиядә наркотик кулланып караучылар саны 18 млн чамасы, шуларның 8 миллио­ны энәдә утыра, наркотик кулланучыларның уртача яше - 16-18 яшь. 16 яшькә кадәрге балалар 20 процент тәшкил итә.
Суицид. 2016 елда ­Россиядә үз-үзенә кул салган балалар саны 57 процентка арткан. Бу хакта «Москов­с­кий Комсомолец» газетасы (20.03.2017) хәбәр итә.

Җинаятьчелек. Эчке эшләр министрлыгы статистикасы күрсәтүенчә, 2017 елда балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаять очраклары 22 процентка кимегән. Ләкин аеруча кансызлык күрсәтеп кылынган авыр җинаятьләр һәм үтерүләр саны арткан.

Ярлылык. Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, 2017 елның беренче кварталында хәерчелектә яшәүчеләр саны 22 миллионга җиткән. Бу - Россия халкының 15 проценты дигән сүз.

Сәламәтлек саклау минис­тр­лыгы белдергәнчә, соңгы ун елда 14 яшькә җитмәгән авыру балалар саны 50 процентка арткан. 14-17 яшьлекләрнең чирлеләре 64 процентны тәшкил итә. Моның төп сәбәбе итеп һәртөрле стресс­лар, дөрес тукланмау, даруларга һәм профилактикага акча җитмәү күрсәтелә.

Теләсәң, әле тагын озак санарга мөмкин. Әмма картинаны күзаллау өчен шушы да җитә. Ә бүгенге шау-шуларга карап, болай дияргә генә кала: «Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгыз хет наркоман, хет җинаятьче, хет чирле булсын, алар хет ярлылык чигенә җитсен яки үз-­үзенә кул салсын, бу - мөһим түгел. Иң мөһиме - алар үзләре яшәгән республика халкының телен генә өйрәнмәсен! Балаларыгызны шуннан саклагыз.»

Бар урыс та бер түгел
«Урыс мәдәниятен яклаучы» дип аталган оешмалар йогынтысына бирелгән ата-аналар шовинизм йоннарын кабартып торса да, урысларның барысы да бер төрле генә түгел.

Балаларын махсус рәвештә татар мәктәпләренә биреп, татар телен өйрәнүләрен ихлас күңелдән теләүчеләре дә бик күп.

Моның берничә төрле сәбәбе бар икән. Иң төп сәбәпләрнең берсе - татар мәктәпләрендә, нигездә, ниндидер уңышка ирешкән зыялы татарларның балалары белем ала. Тәрбияле балалар. Болар азып-тузып йөрми, начар юлга басмый. Әнә шундыйлар белән аралашу, шул даирәдә тәрбия алу башка милләт балаларына да уңай йогынты ясый. Татар телен өйрәнүне дә алар өстәмә йөк дип түгел, ә бала өчен яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирү, үзенә күрә бер өстенлек дип бәяли.

- Татарлар урыс телен яхшы беләләр бит, ә нигә минем балам татарча белмәскә тиеш? Ул кемнән ким? - диючеләре дә бар.

- Ну, татар нәрсә тәкъдим итә ала инде, - дип тыйнак­ланган буласың андый чакта, - урыс мәдәнияте бай бит...

Тыйнаклану гына да түгелдер, чынлап та бай бит инде. Фәнен, әдәбиятын, башка өлкәләрен алсаң да.

Реклама

- Бай, әлбәттә! - дип каршы төшә әңгәмәдәш. - Ләкин ул бер урысныкы гына түгел. - Ә сез фәннәр өлкәсеннән нибары татар фамилияләрен генә алып ташлагыз. Аларның хезмәтләре белән бергә, әлбәттә. Аннан - рус булмаган башка галимнәрнекен. Нәрсә кала? Һәм шул рәвешле бөтен өлкәләрне дә тикшереп чыгыгыз. Димәк, ул - урысныкы гына түгел, ә шушы дәүләттә яшәгән барлык халык вәкилләренең байлыгы. Уртак байлыгыбыз.

Мин, әлбәттә, сөенәм. Бо­ларны үземнең дә уйлаган бар. Ләкин тел башканы такылдый:

- И-и, татар теленең куллану даирәсе тар инде барыбер.

- Ләкин мәсьәләгә аз гына башкача карарга кирәк. Ни өчен аз әле аның куллану даирәсе? Аны кем шулай бетү чигенә җиткергән? - ди ул, исе дә китмичә. - Бер көнне төрек сайтларын карап утырдым. Китап тәкъдим итә торган сайтлар. Менә анда физика буенча китаплар бар. Дәреслекләр генә түгел, галимнәрнең китаплары, дөнья галимнәренеке, төрек физикларыныкы. Химия буенча китаплар бар. Математика буенча. Төрекләрдә физика бар икән, химия бар икән аларда.

Ә сезнең балалар «татар математигы» дигән нәрсәне күз алдына да китерә алмый, бөтен фәннәр дә фәкать урыс телендә генә була икән, шулай булырга тиеш икән, дип уйлый. Ә бит заманында укыганнар. Галимнәрегез булган...

- Элек бит ул... - дип авыр сулап куям мин. Ә теге минем ярага тоз салуын белә:

- Хәзер дә бар бит. Химиклар да, физиклар да, математиклар да, башкасы да җитәрлек. Академик булганнарын да санап кына бетерерлек түгел. Хәтта беренче совет ЭВМын эшкәртүче дә - Дәрдмәнднең оныгы Бәшир Рәмиев - татар кешесе.

- Шулаен шулай да бит...

- Кайчагында бик каты карышып, кайчагында үзе дә сизмичә, татар үзенең төрле өлкәләреннән бер-бер артлыколак каккан: сәясәттән, фәннән, сәнәгатьтән, икътисадтан... Шуңа күрә бүген аның теленең дә куллану даирәсе тараеп калган. Нигездә ул әдәбият-сәнгать өлкәләре белән генә чикләнә. Кем гаепле моңа?

- Татар үзе гаепле инде, - тавышым никтер бик мескен чыга. - Үзебез гаепле. Безгә бит күрше тавыгы да күркә булып тоела... Урысның күңеле булсын - чукын, балам, дигән әйтем дә бар...

Ләкин теге тагын сүземне бүлә:

- Ничего подобного! ­Россия империясе гаепле. Аның сәясәте. Күп гасырлар буена халыкны чукындырырга, фәненнән, теленнән яздырырга, милли горурлыгыннан биздерергә тырышып яшәгән Россия империясе. Көчләп тә, төрле сәяси-икътисади-милли-мәдәни механизмнар аша да.

Мин дәшмим. Ни дип әйтим инде?! Бернәрсә дә әйтеп булмый монда. Ә ул мине бөтенләй гаҗәпкә калдыра:

- Германия сугыш чорында үзе аеруча зур явызлык күрсәткән халыкларга, әйтик, яһүдләргә компенсация түли. Америка хөкүмәте дә заманында күрсәткән гаделсезлекләре һәм җәберләүләре өчен, индеецларга әледән-әле компенсация түли. Бер навахо кабиләсенә генә ул 554 млн доллар түләгән. Һәрбер цивилизацияле дәүләт үткәндәге гөнаһлары өчен тәүбәгә килә, акчалата булса да, гафу үтенә белә...

Урыс знакумның сүзләре күңелгә май булып ятса да, күңел төшенке. Аның кебекләр бар, әлбәттә. Күп тә, ләкин алар ни өчендер сирәк чыгыш ясый. Әллә без генә күрмибез-ишетмибезме, әллә ишеттермиләрме?

Югыйсә нәкъ әнә шундый карашта булган урыслар белән генә адәмчә дәүләт төзеп, иңгә-иң терәп яшәргә була бит. Дус булып, тату булып, иреклеләр булып. Ләкин без гел башкалар авазын ишетәбез. Алар сукыр чебен сыман күзгә кереп, киләчәкне томалый. Уртак киләчәкне. Томаламаган хәлдә дә, чебен кебек гел веҗелдәп җанга тия. Аннан соң... Күңелле түгел бер дә. Чебен җыелган җирне күрсәң, бал сипкәннәр икән дип уйламыйсың бит инде барыбер…

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев