Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Көектә Насыйх чишмәсенә самавыр куелды

Көек авылы... Насыйх чишмәсе... Бу чишмәгә исемне , авылдашлары аны соңгы юлга озатырга килгәч тәкдим иттеләр. Аның вафатыннан соң чишмәгә элмә тактасы эленде.

     Моннан ике дистәдән артык еллар элек, ерактагы тау итәгеннән агып яткан чишмәне ул авыл уртасына сузып эшләп куйды. “Менә без картаеп барабыз, анда кадәр барып су алып кайтырга көчебез җитмәс, кызыма да эштән кайткан-киткән арада су кертеп чыгарга җайлы, авылда калган өлкәннәр өчен дә уңайлы булсын”, -дип эшләде ул аны.  Ишегалдында кое торса да, үзе шул чишмә суын ярата иде шул. Чынлап та , тирә яктагы чишмәләр арасында иң шифалы, саф сулы санала ул. Аны урнаштырган урын да бик уңайлы, авыл уртасында булды- авыл халкы гына түгел, тирә-яктагы авыллардан, Саба, Шәмәрдән якларыннан кешеләр шул чишмәгә килеп су алалар. Менә шушы арада, чишмәне тагын матурлау максатыннан,  өч кызы тәкдиме белән чишмәгә матур һәм зур итеп бизәкле самовар куелды. Аларга кияүләре, оныклары кушылды. Ул көнне алар өчен чын бәйрәм булды, туган нигезләренә кайтып мич коймагы пешереп өстәл әзерләделәр. Тирә-як бала-чаганың шат авазыннан яңгырап торды. Морҗа башыннан чыккан төтенгә, чыр-чу килеп уйнап йөргән балаларга  карап авыл халкы аларның бердәмлегенә сокланды. “Әтиебезнең эшен дәвам итеп, авыл халкына бүләгебез булсын бу. Чишмәбезнең суы беркайчан саекмасын, һәрвакыт шулай кеше өзелмәсен, анда килгән саен матурлыкка карап сокланып ,ял итеп китәрлек булсын”, -дип телиләр алар.

       Чишмәләр авылларыбызның горурлыгы. Безнең Тимершык авылы җирлегендә дә яңалары гел төзелеп, булган чишмәләр яңартылып тора. Бигрәктә бу эшләргә, тарихны барлап халык актив кушыла. Бу язма белән Тимершык авыл җирлеге исеменнән яхшы кешеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев