Саба ТВ

КӘЕФ КҮТӘРҮНЕҢ 5 ЭКСПРЕСС-ЫСУЛЫ

Әлеге гади ысуллар кәефне күтәрергә бик яхшы ярдәм итәчәк. Ышанмасагыз, тикшереп карагыз! Аларны көннең теләсә-кайсы вакытында эшләргә мөмкин.

1. Синең кәефеңне төшергән нәрсәне яки негатив хисеңне рәсем итеп яса. Син аны кеше сурәтендә дә, берәр җанвар итеп тә, йә булмаса абстракт сурәт итеп тә ясый аласың. Аннан әлеге кәгазьне яндыр. Шулай ук самолет итеп ясап, чүп савытына да очыртырга мөмкин.

2. Өскә таба тартыл. Кулларыңны өскә суз, умырткаңны турайт һәм кояшка таба үрел. Үзеңне башыңда таҗ булгандай итеп тот. Патшабикәләрнең вак-төяк мәсьәләләр өчен борчылып йөргәнен күргәнең бармы?

3. Кемне дә булса (дустыңны, күршеңне, мәсәлән) берәр тәмле әйбер белән сыйла. Моңа җавап итеп син “рәхмәт” сүзе ишетерсең һәм елмаю күрерсең. Әгәр якын-тирәдә генә кеше булмаса, үз-үзеңне дә сыйлый аласың.

4. Көзгегә карап елмай. Башта алай бик елмаясы килеп тормаска да мөмкин. Әмма син бирешмә. Без елмайган чакта организмбызыда бәхет гормоны ясала, ә димәк, кәеф тә автомат рәвештә күтәрелә!

5. Мәгънәсез шигырь яз. Әйе-әйе, син дөрес укыдың. Сүзләрне ничек туры килә, шулай рифмага сал. Көтелмәгән урында көтелмәгән сүзләр куй. Шигырең абсурдрак булган саен, яхшырак. Кәефең дә шул дәрәҗәдә ныграк күтәреләчәк!

Зилә САБИТОВА
Тулырак: http://yalkyn.ru/news/bu-tema/kef-ktrne-5-ekspress-ysuly

Зилә САБИТОВА 

Әлеге гади ысуллар кәефне күтәрергә бик яхшы ярдәм итәчәк. Ышанмасагыз, тикшереп карагыз! Аларны көннең теләсә-кайсы вакытында эшләргә мөмкин. 1. Синең кәефеңне төшергән нәрсәне яки негатив хисеңне рәсем итеп яса. Син аны кеше сурәтендә дә, берәр җанвар итеп тә, йә булмаса абстракт сурәт итеп тә ясый аласың. Аннан әлеге кәгазьне яндыр. Шулай ук самолет итеп ясап, чүп савытына да очыртырга мөмкин. 2. Өскә таба тартыл. Кулларыңны өскә суз, умырткаңны турайт һәм кояшка таба үрел. Үзеңне башыңда таҗ булгандай итеп тот. Патшабикәләрнең вак-төяк мәсьәләләр өчен борчылып йөргәнен күргәнең бармы? 3. Кемне дә булса (дустыңны, күршеңне, мәсәлән) берәр тәмле әйбер белән сыйла. Моңа җавап итеп син “рәхмәт” сүзе ишетерсең һәм елмаю күрерсең. Әгәр якын-тирәдә генә кеше булмаса, үз-үзеңне дә сыйлый аласың. 4. Көзгегә карап елмай. Башта алай бик елмаясы килеп тормаска да мөмкин. Әмма син бирешмә. Без елмайган чакта организмбызыда бәхет гормоны ясала, ә димәк, кәеф тә автомат рәвештә күтәрелә! 5. Мәгънәсез шигырь яз. Әйе-әйе, син дөрес укыдың. Сүзләрне ничек туры килә, шулай рифмага сал. Көтелмәгән урында көтелмәгән сүзләр куй. Шигырең абсурдрак булган саен, яхшырак. Кәефең дә шул дәрәҗәдә ныграк күтәреләчәк!

______________________________________________________________________________________________________________________________________

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: