Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күченү программасы буенча ел башыннан Россиягә 90 мең ватандашыбыз кайтты

Якын арада программага тагын ике субъект - Татарстан һәм Башкортстан кушылачак.

2017 ел башыннан Россиягә ирекле күченү программасы кысаларында 90 мең ватандашыбыз кайткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Колокольцев шулай ук Россиягә соңгы ун елда чит илләрдән кайтучылар статисткасын да җиткергән. Аның сүзләренчә, бу сан хәзер 700 мең кешегә җитеп килә икән.

"10 ел эчендә Россиягә барлыгы 675 меңләп ватандашыбыз кайтты, шуның 90 меңе быел", - дип билгеләп үткән Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы. Бүгенге көндә әлеге программада илнең 60 төбәге катнашуын, якын арада анда тагын ике субъект - Татарстан һәм Башкортстан кушылачагын җиткергән.

Искәртеп үтик, ирекле күченү программасы эшенә быел бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев