Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үкчә тиресе катыланса, кайсы органда яман шеш килеп чыгарга мөмкин?

Беркөнне телевизордан Венера Ганиева концертын карадым. Венера ханым белән Данир Сабиров җырчыларны сәхнәгә чакырып чыгаралар, үзләре дә җырлыйлар. Чираттагы җырчы – Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты Ранис Габбасов күренгәч, Данир: “Шомбай чыга дип торам”, – диде, ә ул җырлап бетергәч, артыннан: “Рәхмәт, Шомбай!” – дип калды. Нәрсә дигән сүз инде бу? Ачуым килде, моны җырчыдан көлү, аны түбәнсетү дип аңладым.

Мин Ранисның җырлавын бик яратам, кайберләрен елый-елый тыңлыйм: күңелләрне актара, моң дәрьясына сала. Рәхмәт аңа. Иҗаты гомерле булсын!
 
Шул концерттан соң берәр атна узды микән, интернетта Данирны башкорт биюен мыскыл итеп пародия ясаганга тәнкыйтьләгән, башкорт халкыннан гафу үтенүен сораган язмага юлыктым. Абау, чикне югалтканмы әллә бу егет? Миңа нишләсәм дә килешә диюе микән? Юк, килешми шул, Данир.
 
Җырчылар арасында күңелгә тигән тагын бер нәрсә: берәр куплет җырлыйлар да, әйдәгез, бергәләп дип, микрофонны залга каратып, тамашачыны җырлатырга маташалар. Монысы да бер дә килешми. Тамашачы матур җыр тыңларга, ял итәргә килә ләбаса. Концерт мәҗлес түгел бит инде ул!
 
Адашкан бәрән кебек сәхнәдә йөгереп-чабып йөрүчеләрне дә аңламыйм. Төз генә басып җырлаучыларның да тыннары бетә әле кайвакыт, ә сикереп-чабулап йөреп ничек җырларга кирәк? Читтән карап үз-үзләренә бәя бирергә өйрәнсеннәр иде бераз.
 
Язсаң, кимчелекләр күп инде ул. Телевизордан “Картайма әле, әнкәй” дигән җырның анонсын күрсәтеп алалар. Әстәгъфирулла, аны җырлаучы егет кемгәдер җикеренә кебек бит ул. Рөстәм Закиров бик матур итеп, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җырлый иде аны.
 
“Зәңгәр күлмәк” җырын да бөереннән чыккан тавыш белән көйләп маташа бер кыз. Моңың юк икән, алынма инде андый җырларга, нигә бозарга аны? Габдулла Рахимкулов кебек халыкның үзәгенә җиткезеп җырлый алучылар бик сирәк аны.
 
Арабыздан кинәт китеп, сагышка салган Хәния Фәрхи репертуарындагы җырлар да тарала башлады. Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова, Алсу белән Азат Фазлыевлар башкаруында берничә тапкыр ишеттем. Бик матур җырладылар, аларның тавышлары ята ул җырларга. Тик “Туган тел” каналыннан берәү “Әлдермешкә кайтам әле”не бер дә матур итеп җырлый алмады. Җырчысы истә калмады, Башкортстанныкы иде бугай. Билгеле, нинди генә җырчы башкарса да Хәния Фәрхи түгел шул инде ул. Хәния үзенең үлмәс җырлары, кабатланмас моңлы тавышы белән халык күңелендә мәңге яшәр ул.
 
Р. АБДУЛЛИНА. Казан.
 
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев