Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үкчә тиресе катыланса, кайсы органда яман шеш килеп чыгарга мөмкин?

Үкчә тиресе катыланса, организмда яман шеш күзәнәкләре үсеп ятарга мөмкин икән. Галимнәр шуны ачыклаган. Бу турыда Woman.ru сайты яза.

Күпчелек очракта үкчәләрдә тән тиресе катылану аяк кием дөрес сайламаганда, биек үкчәле кием кигәндә була. Ләкин тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу билге куркыныч авыру турында да аңлатырга мөмкин.

Лондон галимнәре фикеренчә, нәселдән килә торган үңәч яман шеше белән авырганда, үкчә, терсәк тиресе катылана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Үңәч яман шеше өчен җавап бирә торган iRHOM2 геномы тән тиресе формалашуда зур роль уйный. Ул тире составындагы кератин матдәсен көйләп тора. Кератин исә чәчләр, тырнаклар составында да була. Әгәр организмда кератин күләме артса, кешедә әлеге ген активлашкан дигән сүз. Димәк, тәндә эпидермис катламы калыная. Тиренең өске катламы яңарып өлгерми, тире ката.

Шулай итеп, тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу ген активлашканда кеше организмында үңәч яман шеше барлыкка килү ихтималы арта. Шул ук вакытта үкчәләр дә катылана. 

Галимнәр тычканнар белән тәҗрибә уздырган. Алар әлеге ген активлашканда, тычканнарның тәпиләрендә тире катылануын билгеләгән.

 

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев