Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанның биюче кызы Бөтенроссия бәйгесендә 88 катнашучы арасында өченче премияне алган

Бәйгегә йөздән артык гариза бирелгән булган.

Казаннан Айгөл Кыямова балет һәм хореограф артистлары Бөтенроссия бәйгесендә призлы урын яулады. Биюче солистлар арасында өченче премиягә лаек булды, дип хәбәр итә ТАСС.

Бәйге Мәскәүдә икенче тапкыр үткән. 24 ноябрьдә Н. И. Сац исемендәге Музыкаль театр сәхнәсендә узган гала-концерт барышында бүләкләү тантанасы булган.

Бәйгегә барлыгы йөздән артык гариза бирелгән булган. Әстерхан, Барнаул, Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Кемерово, Краснодар, Красноярск, Курск, Кызыл, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 88 катнашучы ярышкан.

Жюрига СССРның халык артисты, Хореография эшлеклеләре халыкара берлеге президенты, балетмейстер, профессор Юрий Григорович җитәкчелек иткән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/27/153195/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев