Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанны бизәү өчен Россиядә беренче тапкыр лампочкалы Led-светодиодлар кулланылган

Бауман урамын яктырту өчен барлыгы 45 киловатт электр энергиясе сарыф ителә.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Виктория Елфимова). Казанны бәйрәмчә бизәү өчен Россиядә беренче тапкыр лампочкалы Led-светодиодлар кулланылган. Бу исә Бауман урамында электр энергиясен азрак сарыф итәргә мөмкинлек биргән. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров шул хакта хәбәр итте.

«Казан шәһәрен бизәүдә Россиядә беренче тапкыр өр-яңа технология - лампочкалы Led-светодиодлар кулланылды. Бу акчаны шактый янга калдырырга мөмкинлек бирә. Бауман урамын яктырту өчен барлыгы 45 киловатт электр энергиясе сарыф ителә. Әгәр без гадәти лампочкалар куйсак, күрсәткечләр 3-4 мәртәбә артыграк булыр иде», - диде Марат Закиров.

Ул искәртеп үткәнчә, Led-светодиодларны урнаштырганда бернәрсәгә дә зыян килмәгән. «Әлеге проектны гамәлгә ашырганда без кызыклы системадан файдаландык», - дип өстәде Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе.

Инсталляцияләр Казанның төп җәяүлеләр урамын март ахырына кадәр бизәп торачак. Аны ясау өчен энергия саклый торган 102 мең лампа, 60 чакрым үткәргеч һәм аркалар өчен 90 багана кулланылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/25/177742/

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев