Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде

Мәртәбәле кунак Свияжскидагы Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырачак.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде. "Казан" аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мәртәбәле кунак Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырачак. Тантана 21 августта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Ирина Бокова Свияжск утрау-шәһәрлегендәге Успения соборы һәм монастыренә, Болгар шәһәренә барачак, Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше белән танышачак.

Успения соборын ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү турында карар Бөтендөнья мирас Комитетының Польшада узган утырышында, июль аенда кабул ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев