Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казандагы төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган

Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган.

Казандагы төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткәннәр.

Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән.

 

Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган. 

Казанда юл-патруль хезмәте машинасы белән бәрелешкән "БМВ" шоферына карата җинаять эше ачылган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән. "БМВ"ның 31 яшьлек йөртүчесенә РФ Җинаять кодексының "Юл йөрү кагыйдәләрен һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

Фото: http://tatar-inform.tatar
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев