Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казандагы фаҗигадән соң татарстанлыларда законсыз сакланган 40 корал алынган

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, корал әйләнеше һәм саклау темасы аерым игътибар һәм тиешле чаралар күрүне таләп итә.

Казанның 175нче гимназиясендә фаҗигадән соң Росгвардия Татарстанда яшәүчеләрдә законсыз сакланган кырыкка якын корал тапкан. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугат көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Росгвардия көчләре белән гражданнар коралының әйләнешен тикшерү эшләре тулы көченә бара. Кешедә законсыз сакланган кырыкка якын корал булуы ачыкланган. Аларны хуҗаларыннан алганнар, хисапка куйганнар», — диде парламент башлыгы.

Аның сүзләренчә, корал әйләнеше һәм саклау темасы аерым игътибар һәм тиешле чаралар күрүне таләп итә.

«Безне халыкта корал саклану гына борчымый. Коралга рөхсәт бирү өчен медицина бәяләмәсе бирүне контрольдә тотуны катгыйландырырга кирәк. Шәхси компанияләр моңа хокукы булмаган, сәламәтлек торышын тикшермичә диярлек корал алуга рөхсәт бирә. Бу очракны да караячакбыз», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

11 майда Казанның 175нче гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә тугыз кеше үлгән — җиде бала һәм ике укытучы, 20дән артык кеше хастаханәгә озатылган. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев