Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда юл фаҗигасендә һәлак булган 15 яшьлек кызның әти-әнисе: “Без яңадан яшәргә өйрәнәбез”

Казанның Вахитов районы судында “Фольксваген Джетта” йөртүчесенә карата ачылган эшне карый башладылар. Ул 10 мартта 15 яшьлек Айсинә Булычеваны бәрдереп үтерә һәм авария урыннан качып китз. Бу һәлакәт кыз светофорның яшел утына юл аркылы чыкканда булды. Беренче утырышта суд гаепләнүчедән һәм шаһитләрдән юл фаҗигасенең ничек килеп чыкканын сөйләүләрен үтенде. Суд залыннан - “Татар-информ” репортажы.

“Мин җәяүле янына килгәч, кечкенә кызны күрдем. Тирә-якта бик күп кан иде. Ул бик хәлсез генә сулыш ала иде”, - дип сөйләде 15 яшьлек Айсинә Булычева авыр имгәнүләр алган куркыныч авариянең шаһите.

Әлеге авариянең бөтен сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү өч ай дәвам иткән. Ачыкланганча, 10 март кичендә Нәҗип Каюмов “Фольксваген Джетта” машинасында Ершов урамындагы җәяүлеләр кичүендә светофорның кызыл утына чыга. Бу вакытта кыз юл аркылы чыгып барган була. Шофер аны бәрдерә һәм авария урыныннан кача.

Соңрак җимерек машинаны бер ишегалдында табалар. Шофер аны авария булган җирдән берничә метрда ташлап киткән була.

Айсинәне авыр хәлдә 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Тугыз көннән соң, аңына килмичә, Айсинә вафат булды. Аны “Киндери” зиратында җирләделәр.

Берничә көннән соң Нәҗип Каюмов гаебен танып полициягә килә. Аның авария булган кичтә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә рульгә утыруы ачыклана.

Каюмовка карата правасыз машина йөрткән һәм авария урынын ташлап киткән өчен административ эш ачылды. Казан шәһәре Вахитов районының Җәмәгать суды аны кабаттан машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте һәм 15 тәүлеккә кулга алды. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылганнан соң, Казанның Идел буе район суды Каюмовны СИЗОга җибәрде. Тикшерү эше беткәннән соң, эш Казанның Вахитов районы судына тапшырылды.

Суд утырышына һәлак булган Айсинәнең әтисе белән юрист, аларның гаилә дуслары, танышлары килгән иде. Каюмовны суд залына конвой белән алып керделәр.

Шунысы да игътибарга лаек, тыңлау бер атна элек башланырга тиеш иде, әмма Булычевларның юристы язган ходатайство аркасында утырышны кичектерделәр. Чөнки Каюмов һәм аның адвокаты эшне махсус тәртиптә карауны сораган булганнар. Ләкин һәлак булган кызның әтисе судтан эшне гомуми тәртиптә карауны үтенгән.

“Эш махсус тәртиптә каралганда, судның иң югары җәза срогының өчтән ике өлешеннән дә күбрәк булмаган җәза билгеләү бурычы бар. Бу очракта иң югары җәза – 3 елдан 4 айга кадәр иректән мәхрүм итү. Башка уңай характеристикалар барлыгын исәпкә алганда, җәза срогы тагын да азрак булырга мөмкин. Шуңа күрә без судның эшне гомуми тәртиптә һәм бөтен нечкәлекләрен дә каравын телибез”, - диде Булычевларның юристы Лилия Миненкова.

Суд ходатайствоны хуплады. Утырышка юл-транспорт фаҗигасенең шаһитләре килде. Алар барысы да Каюмовның үз машинасында югары тизлектә килүен, кызны бәрдерүен һәм туктап та тормыйча авария урыныннан китүен раслады.

“Мин үз автомобилемдә Ершов урамындагы Изге Великомученица Варвара чиркәве янында юл чатына килеп туктадым. Минем артта тагын дүрт-биш машина туктады. Кинәт кенә миннән уң якта көмеш төсендәге машина очып диярлек узып китте. Автомобиль автобус полосасыннан бик кызу бара иде, җәяүлене бәрдерде һәм качты”, - дип сөйләде шаһит.

Ир-ат сүзләренчә, светофорның кызыл уты авариядән соң да озак янып торган әле.

Каюмов үзенең гаепле булуын инкяр итми. Сорау алу башлангач та ул һәлак булган кызның әтисеннән гафу үтенде. Сүз уңаеннан, судка кадәр Каюмов Айсинәнең вафаты өчен компенсация буларак Булычевларга... 15 мең сум акча күчергән.

“Мин гаебемне таныйм, сезгә хәсрәт ясыйсым килмәгән иде. Моны төзәтү өчен барысын да эшләр идем”, - диде Каюмов.

Адвокат Каюмовның тикшерү вакытында биргән күрсәтмәләрен укыды. Ул көнне ир үзенең дустын ияртеп, кызлар белән танышу өчен шәһәр буйлап машинада йөрергә уйлаган.

Каюмов үзе әйткәнчә, ул моның өчен эш машинасы “Фольксваген Джетта”ны алган һәм рульгә дустын утырткан. Бер мизгелдә ирләр талашып китә һәм Каюмов рульгә үзе утырып китә.

Юлда ул машина көтеп торган кызларны күрә һәм аларны өйләренә кайтарып куярга тели. Алар белән танышып сөйләшеп киткәч, ир аларны өйләренә кайтарырга һәм алкоголь алып кире килергә тели.

Яңа танышлары янына барган вакытта Каюмов Айсинәне бәрдерә дә инде. Каюмов аңлатканча, җәяүле-кызны күрмәгән, чөнки бу вакытта телефонына карап алган була.

“Бернәрсә дә хәтерләмим. Булган хәлдән соң мин шок халәтендә идем. Машинамны калдырып һәм ачкычларны ташлап киткәннән соң, нинди коточкыч авария ясавымны аңладым”, - диде гаепләнүче.

Суд утырышында Каюмов үзенең машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәнен белмәгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, ул Түбән Новгородта зур булмаган авариягә эләккән, әмма медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. Суд читтән торып кына аның правасын алган. Каюмов бу хакта бернинди дә рәсми белдерү алмавын әйтте.

Кызганыч, кызны бәрдергәндә Каюмовның исерек булу-булмавын полиция ачыклый алмаган.

“Судның гадел хөкем чыгаруын телим, кеше берничә законны бозган бит. Ул һичшиксез исерек булган, чөнки машинада исерткеч эчемлекләр таптылар. Кызганыч, кеше авария урыннан качып киткән икән, димәк ул исерек булган дигән закон әле генә чыкты. Хәзер ул берсүзсез бу закон буенча җавап бирер иде”, - дип үз фикерен әйтте Булычевларның якын танышы Анна Браун.

Туганнары, дуслары һәм танышлары Айсинәнең юклыгына һаман да күнегә алмый.

“Без яңадан яшәргә өйрәнәбез” , - дип, Айсинәнең әти-әнисе сүзләрен китерде Лилия Миненкова.

Сүз уңаеннан, кызның әтисе Дмитрий Булычев мораль зыян өчен 10 миллион сорап граждан искы язган. Лилия Миненкова сүзләренчә, мондый зур сумма судка әти-әни өчен кызларының үлеме никадәр зур югалту икәнен күрсәтергә тиеш. 

 

Автор: Елена САЛЯХОВА, sntat.ru

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев