Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда яшәүче ханым яңа төр алдау сәбәпле 265 мең сум акчасын югалткан

Билгесез кеше 76 яшьлек хатын-кызга көмеш кашыклар сатып алырга тәкъдим итә, ә чынлыкта алар күгәрми торган корычтан эшләнгән була.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда яшәүче ханым 265 мең сум акчасын югалткан. Билгесез кеше аңа көмеш кашыклар алырга тәкъдим итә, ә чынлыкта алар күгәрми торган корычтан эшләнгән була, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте.

"Авиатөзелеш" полиция бүлегенә 76 яшьлек пенсионер ханым мөрәҗәгать итеп, үзенең алдакчы корбаны булганын хәбәр итә. Зыян күрүче сүзләренә караганда, 30 август иртәсендә ул урамда була. Шәһәр урамында, ягъни ул утырган йорт янында бер машина туктый. Машина йөртүче пенсионер ханымга көмеш кашыклар сатып алырга тәкъдим итә. Хатын-кыз товарны карарга ризалаша һәм автомобильгә утыра. Әңгәмә барышында сатучы үзенең чит илгә китүен һәм көмеш әйберләрне үзе белән алу мөмкинлеге булмавын аңлата. Шунлыктан ул аларны 200 мең сумга сата, имеш, гәрчә алар 460 мең доллар торса да. Мондый кыйммәт бәя пенсионер хатынга ошамый һәм ул аны 7 мең сумга алырга ризалаша.

Өйгә кергәч, бу ханым аңлатканча, ул, әйтерсең лә, гипноз астында була һәм үз гамәлләрен контрольдә тотмый. Кирәкле 7 мең сум урынына ул җинаятьчегә 235 мең сум акчасын һәм барлык алтын бизәнү әйберләрен чыгарып бирә. Ирне озатып, капны ачып карагач кына, пенсионер карчык үзен алдаганнарын аңлый. Ышандырылган көмеш урынына күгәрми торган корычтан эшләнгән әсбаплар салынган була.

"Караклык" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Полицейскийлар җинаятьченең шәхесен ачыклый.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев