Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда яшәүче ханым баласына татар теле укытылган өчен 1 миллион сум акча таләп итә

"Казанда яшәүче Ольга Зыятдинова мәктәптә законсыз татар теле укытылган дип, әхлакый зыян өчен 1 миллион күләмендә компенсация таләп итә", дип яза "Интерфакс".

Казанның Вахит район суды пресс-секретаре Татьяна Салова агентлыкка хәбәр итүенчә, башта әлеге хатын шундый ук сумманы мәктәптә сыйфатсыз ризык белән туклану һәм өйдә белем бирүдән канәгать булмау сәбәпле таләп иткән булган.

- Аерым алганда, әлеге сумманы Ольга уку-укыту планын аның белән килешмичә, баласына законсыз рәвештә татар теле өйрәтүләре өчен таләп итә, - дип ассызыклый Т.Салова.

Суд утырышы 3 ноябрь көнне булачак. Әлеге мәсьәләдә Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат мәктәбе җавап бирәчәк. Шулай ук әлеге эшкә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да тартылган.

Соңгы вакытта Татарстанда татар теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуы турында иҗтимагый бәхәс купты.

Социаль челтәрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартырга өндәүче язмалар барлыкка килде. Кайбер ата-аналар татар теленнән баш тартып гаризалар язган.

Шул ук вакытта башка ата-аналар республикада ана теле турындагы законынның үтәлү-үтәлмәвен тикшерүен сорап, РФ президентына ачык хаты язган. Хат авторлары президенттан Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнелүенһәм саклап калуны сорый.

Узган атнадаТатарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышында мәктәпләрдә ана телен укыту мәсьәләсе күтәрелде.

- Без артык эчкәре кердек, 90нчы елларга кайттык, - дип белдерде Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов. -Милләтара мөнәсәбәтләрдә бернинди дә сораулар булмаган вакытта

җәмгыятьне ничек шулай бүлеп була? Дәүләт теле ничек ихтыяри булырга мөмкин? Дөньяның бер генә илендә мондый әйбер юк.

"Хәзер Россия мәгариф министрлыгы белән конструктив сөйләшүләр бара. Без әлеге мәсьәләнең уртак чишелешен табарбыз дип ышанам", - дип ассызыклады президент.

Реклама

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев