Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда янган балалар бакчасы эшендә криминал ачыкланган

Казанның Константиновка бистәсендә янган «Земля детей» шәхси балалар бакчасы лицензиясез һәм рөхсәт документларыннан башка эшләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бинада Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан профилактика чаралары балалар бакчасының белем бирү эшчәнлегенә рөхсәт документлары алу процедурасын узмавы аркасында үткәрелмәгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы объектлары реестрында әлеге оешма юк. Милеккә документлар торак йорт кебек рәсмиләштерелгән», - дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
 
Янган бинаның 31 яшьлек "бизнесвумен"ныкы икәнлеге ачыкланган. Ул әлеге йортта өч яшьтән кечерәк сабыйлар өчен балалар клубы оештырган.
 
Янгын балалар бакчасы урнашкан бинаның электр челтәре авария режимында эшләү сәбәпле чыккан дип фаразлана. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
 
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 26 августта Константиновка бистәсенең Привольная урамындагы шәхси балалар бакчасында янгын чыккан. Бу вакытта бинада 14 бала һәм ике тәрбияче булган.
 
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны 15 минут эчендә сүндергән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.
 
 
Фото: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/08/26/660553/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев