Саба ТВ

Казанда узган милли ярыммарафон түбәтәйләре белән истә калырмы, әллә хаталы медальләре беләнме? [фоторепортаж]

Сез йөгерергә яратасызмы? "Бар тормышыбыз эш белән өй арасында чабып уза" диярсез. Ә менә Казан милли ярыммарафонында катнашучылар әлеге спорт төрен яшәү рәвеше итеп сайлаган. 7-8 октябрьдә узган ярыш нәрсәсе белән үзенчәлекле, катнашучылар канәгать булып калганмы, әллә оештыручыларга сораулары бармы? Ярыммарафонны катнашучы күзелегеннән күрәсегез кисә, башлыйк… //Tatar today//

Рәсми мәгълүмат

7-8 октябрьдә TatarRun оешмасы башкалабызда илкүләм ярыммарафон оештырды. Чарада катнашарга дип барлыгы 2 меңләп кеше теркәлде. Өч дистанция тәкъдим ителде: 3, 10 һәм 21,1 чакрым. Маршрут "Казан Арена" стадионыннан алып, Сибгат Хәким, Декабристлар, Кремль яр буе, Зур Кызыл урамнары буйлап һәм Миллениум күпере аша узды.

Спортчылар Казанга 7 илдән, шулай ук Русиянең 54 төбәгеннән җыелды. Казанлылар йөгерүчеләрнең яртысын тәшкил итте.

Казан илкүләм ярыммарафоны 7 октябрьдә башланып китте. Бу көнне гаммәви матбугат чаралары вәкилләре, табиблар һәм балалар йөгерде. 8 октябьдә өч дистанциядә йөгерү узды. Шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды.

Милли ярыммарафон - TatarRun йөгерү сериясенең соңгы этабы һәм хәйрия чарасы.

2017 елда TatarRun йөгерү сериясе Татарстанның 5 шәһәрендә марафон, ярыммарафоннар үткәрде. Ярышлар Казанда май аенда башланып китсә, октябрьдә төгәлләнде. Калган чаралар Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Иннополис шәһәрләрендә узды. Казанда узган тагын бер үзенчәлекле ярыш - төнге йөгерү иде. 15 июльдә спортчылар төнге 12дә стартка чыкты.

TatarRun йөгерү сериясенең җитәкчесе - Вадим Янгиров. Ул әлеге ярыммарафонны милли дип игълан итте. Шуны әйтергә кирәк, әлеге ярыш Роналд Макдоналд хәйрия йортына ярдәм итү теләге белән дә оештырылды. Вадим Янгиров хәйрия акциясен ачып, 21 көн рәттән 21,1 чакрым йөгерде. 8 окятбрьдә ул 1сәг. 23 мин. нәтиҗә күрсәтеп, 10 чакрым чабучылар белән бергә финишка килде һәм шунда ук әлеге дистанциядә җиңүчеләрне котлап, бүләкләр тапшырды. Интернет челтәрендә Вадим Янгиров әлеге акция ярдәме белән 130 мең сум акча җыелганы турында хәбәр итте.

Ярыммарафон катнашучылар күзлегеннән.

Казанда узган ярыммарафон төрле милләт, илебезнең төрле почмакларыннан килгән спортчыларны бергә җыйды. Араларында беренче тапкыр катнашучылар да, «TatarRun»ның барлык сериясендә чабучылар да бар.

Ярышта катнашасың килә икән, алдан ук теркәлү мәҗбүри. Гадәттә, ярышка 1-2 атна кала теркәлү ябыла, номерлар бетә. Шуны да әйтергә кирәк, йөгерү бушка түгел, һәр дистанциягә аерым бәя билгеләнгән. Тагын бер ягы, марафон яки ярыммарафон якынлашкан саен бәяләр арта.

Балалар өчен катнашу бушлай, әмма шулай ук алдан язылу кирәк, чөнки һәр кеше өчен медальләр әзерләнә. Бу мәгълүмат икенче елга йөгерергә теләүчеләр өчен. Ә хәзер милли ярыммарафонга әйләнеп кайтыйк.

6-7 октябрьдә барлык катнашучылар "Казан Арена" стадионына килеп үзләренең старт пакетларын алырга тиеш иде. Ләкин алдан волонтерларга табибдан алган махсус справка күрсәтү кирәк. Старт пакетында катнашучының чип урнаштырылган шәхси номеры (әлеге чип ярдәмендә кешенең нинди вакытта старт белән финишны узуы билгеләнә), Runner.ru журналы, магнит, крем, татлы вафли салынган. Шулай ук конвертта төрле төстәге талоннар да бар . Әйе, әйе, нәкъ менә совет чорындагы кебек, әмма моның турында соңрак. Башка ярышлардан аермалы буларак, катнашучыларга футболкалар урынына түбәтәйләр бирелде.

Сентябрь аенда, почта хезмәте соңару сәбәпле, Әлмәт марафонында медальләр бирелмәгән иде. Кемгәдер аларны почта аша җибәрделәр, икенчеләр "Казан Арена"га килеп алды.

7 октябрьдә сәгать 15.00 махсус стартлар үткәрелде. Үз көчләрен гаммәви матбугат чаралары вәкилләре, табиблар һәм балалар сынап карады. Сәгать 18.00 волонтерлар өчен махсус старт билгеләнде.

8 октябрьдә 3,10,21,1 чакрымга ярышлар үтте. Сәгать 8.00дә 10 һәм 21,1, 12.00 дә 3 чакрымга чаптылар. Иртән көн болытлы булса да, финишта беренче җиңүчеләрне кояш нурлары каршы алды.

Чарада Роналд Макдоналд хәйрия йортына белән берлектә әзерләнгән балаларның чыгышларын, шулай ук татар эстрада йолдызларын күреп булды.

Финишта һәр катнашучыны елмаеп волонтер каршы алды. Һәр йөгереп килгән кешегә банан, су һәм әлбәттә медаль бирелде. Ә менә хәзер талоннар турында. 3 чакрым чабучылар талон белән бушлай кайнар чәй ала алды. 10 чакрымда ярышучылар чабу дәверендә су һәм банан белән тәэмин ителде һәм шулай ук ахырдан кайнар чәй эчте. Ә инде ярыммарафонны узучылар, дистанциядә бирелгән банан, су, махсус энергетик сыекчадан кала, фиништан соң бушка өчпочмак, кайнар чәй һәм массаж ясата алды.

Әйтергә кирәк, TatarRun чабышларының оештыру дәрәҗәсен күпләр мактый. Мәсәлән, җәй айларында, көннәр бик кызу булу сәбәпле, ерак дистанцияләрдә чабучыларның өсләренә су сиптертеп тордылар, табиблар гел сакта торды, волонтерлар да эшләрен белеп башкарды.

Чайковск шәһәреннә килгән Михаил абый Казан белән соклануын белдерде: "Казанда без инде 3 тапкыр. Ярышларда тормыш итпәшем катнаша. Аңа 65 яшь булса да, ул әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә. Яшьтәшләре арасында 1,2нче урыннар ала. Монда узган чараларның оештыру дәрәҗәсе югары, трассасы да бик әйбәт. Без төрле шәһәрләрдә булган бар. Күптән түгел Мәскәүдән кайттык, әмма анда оештыру начаррак булды . Шуңа да, Татарстан каласына әле тагын килербез дип уйлыйм" диде ул.

Әлбәттә фикерләр төрле, чагыштырырга мөмкинлекләре булганнар, TatarRun оештырган чараларда җитешсезлекләр дә таба. Әлмәттә медальләр бирелмәгәч социаль челтәрләрдә дә сүзләр күп йөрде, "махсус шулай эшләнелде, медальләрне бирмиячәкләр" кебек фикерләр әйтелде. Кайбер шәһәрләрдә стартның алдан бирелүенә, я киресенчә, соңга калуына зарландылар.

Милли ярыммарафон милли була алдымы?

Интернет челтәрендә йөргән игъланнарда, анонсларда Казанда иң зур түбәтәйләр чабышы узачак дип әйтелгән иде. Нәтиҗәдә, түбәтәй киючеләр күп булды микән?

Кызганыч, әмма татар халкының милли баш киемендә чабучылар көтелгәннән әзрәк иде. Катнашучылар уңайлык ягын сайлап, алардан баш тартты. Түбәтәйнең төшеп китүе дә бар бит. Күбрәк милли баш киемен шәһәребезнең кунаклары киде.

10 чакрым дистанцияне үтүчеләр арасында бер парны игътибарсыз калдыра алмадык. Алар түбәтәй генә түгел, милли киемнәрдән иде. Михаил Вдовин ел дәвамында 9 тапкыр ярышларда катнашкан һәм һәр чабышта үзенчәлекле итеп киенергә тырыша икән: "Казандагы ярыммарафон милли дип игълан ителгәч, әлеге идеягә кушылырга булдым", диде ул.

Алисә Мәхмүтова әле йөгерү спортында беренче адымнарын ясый: "Без үзебез Казаннан. Шулай итеп киенергә мине Михаил илһамландырды. Татар кызы булгач, миңа әлеге идея бик ошады һәм шунда ук татар костюмнарын эзли башладык. Ярышта катнашыр өчен иртәнге 5тә торып килдек. Көннең матурлыгы да кәефне күтәрә, барлык катнашучылар да позитив, ачык. Безгә монда бик ошады."

Тагын бер матур күренеш, йөгерүчеләр арасында үзләренең матур чигешле түбәтәйләрен киеп килүчеләр булды. Татарстанның әләмен тотып йөгерүчеләр дә очрады. Дистанцияне узганда егетләр "Мин яратам сине Татарстан" җырын җырлады. Дөресен әйтим, аларның җырлаулары йөгергәндә көч бирде, кәефне күтәрде. Аларга кушылып, башкалар да 3 чакрымны җырлап узды.

"Туй үпкәсез булмый" диләр, ярыммарафонның китек яклары булдымы?

Шундый дәрәҗәдә ярышлар үткәрү җиңел түгел. Шуңа да һәр чабыш өчен волонтерлар әзерләнә. Әмма барыбер кайбер моментлар катнашучыларның кәефен бераз төшерде. Һәм иң беренче җитешсезлек - ул да булса чиратлар.

Стартка 10 минут кала, дистәләгән катнашучылар зәңгәр бәдрәфкә чират торды.

Ни дисәң дә, 1-2,5 сәгать дәвамында йөгерүчеләр анда кермичә китә алмый иде. Күпләр вакытны юкка уздырмас өчен махсус күнегүләр ясады, киемнәренә номер эләктерде. Старт берничә минутка соңрак бирелсә дә, күпләр аңа өлгермәде.

Йөгерү алдыннан чират торучылар, фиништан соң да чират торырга мәҗбүр булды. Кайнар чәй эчәргә, массаж ясатырга теләүчеләр рәт-рәт булып тезелде.

Икенчедән, медальләрдә хата булуы ачыкланды. «Полумарафон» сүзе урынына «полумарофон» дип язылган иде.

Катнашучылар моны соңыннан гына сизде, игътибар итмәүчеләр әле хәзер дә бардыр. Ә менә оештыручылар, шаярып булса кирәк: «полумарафон татарча полумарофон була дип» аңлатма бирде. Аның каравы «өчпочмак» сүзе бик матур итеп язылган иде. Юмор хисенә оештыручылар, чыннан да, бай булып чыкты. Гадәттә һәр ярыштан соң катнашучыларның телефон номерларына нәтиҗәләр белән СМС җибәрелә. Бу юлы хат ахырында «Бар көч өчпочмакта» дип язылган иде.

Игътибарда булган кешеләр…

TatarRun йөгерү сериясенең үзенчәлекле кешеләре дә бар. Алар һәр ярыш диярлек костюмнар киеп калганнарның кәефен күтәрә. Ел дәвамында яңа туган сабый булып киенүчеләр, баласы яткан колясканы этеп чабучылар, иптәшкә этләрен алучы кешеләр стартка чыкты. 8 октябрьдә дә андый спортчылар күренде. Кемдер бер мөгезле атка атланып чапты, кемдер ал төстәге халат,тапочка киеп йөгерде.

Менә шулай итеп, TatarRun 2017елның йөгерү сериясен япты. Оештыручылар 2018 елга яңа сюрпризлар вәгъдә итә. Теләгән кеше майда узачак Казан марафонына инде хәзер үк теркәлә ала. Әлеге ярышларда һәр теләгән кеше катнаша ала: спортчымы син, юкмы - анысы мөһим түгел. «Иң мөһиме - финишка килеп җитү», шулай ди оештыручылар.

Ләйсән Миназова.

Фотолар: автор һәм Казанский марафон төркеменнән алынды

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: