Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда тротуарга очып чыгып киткән иномарканы видеога төшергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте бүген Гагарин һәм Короленко урамнары чатында булган.

Казанда бүген Гагарин һәм Короленко урамнары чатында тротуарга очып чыгып киткән иномарканы видеога төшергәннәр. Шаһитлар видеороликны социаль челтәргә куйган.

«Бүген 16.09 сәгатьтә Короленко урамындагы 89 нчы йорт каршында «КИА» һәм «Мерседес» автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк», – дип сөйләделәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Видеода юл чатында торган «Мерседес»ның капоты һәм алгы бамперы җимерелгәне күренә. Шулай ук тротуарга очып чыккан алтынсу «КИА» автомобиле тора.

«КИА» коймага һәм ком өеменә бәрелгәч кенә туктаган.

 

 

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев