Саба ТВ

Казанда “Старый амбар” трактирында янгын булды [+видео]

Янгын сүндерүчеләр килгәнче кунаклар һәм персонал трактирдан чыкканнар.

Казанда Ф.Әмирхан проспектында "Старый амбар" трактирында янгын узган төндә булды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын турында хәбәр 22.39 сәгатьтә 112 номерына килгән һәм 0.22 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр.

Шаһитлар сүзләренчә, 6 янгын машинасы һәм 3 автобаскыч эшләгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче кунаклар һәм персонал трактирдан чыкканнар.

Янгын вакытынңа Әмирхан проспекты буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнгән.

Фото: Ильнар Тухбатов, Ильдар Закиров

http://tatar-inform.tatar

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: