Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда Сталинград янындагы сугышта җиңүнең 75 еллыгына багышланган митинг-концерт узды

"Сталинград җиңүе Россиянең дошманнарына сабак һәм барыбыз өчен дә законлы горурлык предметы булсын!", диде мәгариф министры үз котлавында.

(Казань, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген бөтен ил буенча "Россия минем йөрәгемдә" (#Россиявмоемсердце) хэштегы белән митинг-концертлар узды. Ул Сталинград янында Кызыл Армиянең фашистлар гаскәрен тар-мар итүнең 75 еллыгына багышланды.

Казанда митинг-концерт 11 сәгатьтә Мәңгелек утка чәчәкләр куюдан башланды.

ТАССРның 700 меңнән артык улы һәм кызы үзләре теләп фронтка киткән. Һәр икенчесе сугыштан кайтмаган. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицер Сталинградны яклап сугышканда һәлак булган. Ветераннар, республика җитәкчелеге, көч структуралары һәм армия вәкилләре, курсантлар һәм яшь армиячеләр, шәһәр халкы һәм Казан кунаклары геройларның истәлеген хөрмәтләү өчен чиратка басты.

Беренче булып Татарстан Премьер-министры урынбасары, республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүз алды.

Ул 200 тәүлек һәр урам, йорт, җир кишәрлеге өчен туктаусыз сугышта бирешмәгән Сталинград сакчыларының ныклыгын искәртте.

Министр тыл хезмәтчәннәренең, шул исәптән Татарстан халкының бу җиңүгә зур өлеш кертүләре турында сөйләде.

"Сталинград җиңүе Россиянең дошманнарына сабак һәм барыбыз өчен дә законлы горурлык предметы булсын!", дип тәмамлады котлавын Рафис Борһанов.

Митинг-концертта катнашучыларны истәлекле дата белән Советлар Союзы Герое - татарстанлы Борис Кузнецов котлады. "Мин безнең халыкның һәм безнең Кораллы көчләрнең Бөек Җиңүенә ышанам", - дип билгеләп үтте ул һәм ветераннарның бүген дә сафта, яшьләр белән хатирәләрен һәм тәҗрибәләрен уртаклашуын әйтеп узды.

"Без - яшь буын, тарихыбызны беләбез, бабайларыбыз сугышканын хәтерлибез. Без, антка тугры калып, халык һәм Ватан алдындагы хәрби бурычыбызны һәрвакыт үтәргә әзербез", - дип раслады офицер сүзләрен Казан югары хәрби команда училищесы курсанты Михаил Логачев.

Котлаулар арасында сугыш еллары музыкасы яңгырады. Бу җырларның сүзләрен кешеләрнең хәтерләве һәм кушылып җырлавы аеруча әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев