Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда Шекспир фаҗигасе: өч бала әтисе көнләшүдән хатынын буып үтергән

2 августка каршы төндә Казанның Константиновка бистәсендәге шәхси йортларның берсендә фаҗига була. Ире хатынын көнли һәм алар ызгышып китә. Ир, ярсып, хатынын кер бавы белән буып үтерә. Суд залында ир туктаусыз елады да елады.

Бу хакта - “Татар-информ” репортажында.

Адвокат Айрат Бакиров әйтүенчә, ир хатынын аффект халәтендә үтергән. 

Хатынын үтерү турында Айрат Бакиров үзе хәбәр иткән. Төнлә полициягә шалтыратып, булган хәл турында сөйләгән.

Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ир белән хатын аразында низаг чыга. Ызгышкан вакытта хатын иренә, "сине ташлап сөяркәм янына китәм" дип әйтә. Ачуы чыккан ир-ат, кер бавын эләктереп алып, шуның белән хатынын буа.

Айрат Бакировка 38, ә аның хатыны Гөлнара Галимовага 27 яшь. Аларның өч кызы булган. Олы балаларына ун яшь тулган, уртанчысына – җиде, ә төпчек кызларына биш яшь.

Бу гаилә яшәгән йорт Константиновка бистәсенең иң читендә диярлек урнашкан һәм биек тимер койма белән әйләндереп алынган. Йортта булган фаҗига турында күршеләре матбугатта чыккан мәкаләләр һәм сюжетлардан гына белгән. Ә кайберләре бу турыда һаман да белми.

Күршеләренең берсе сөйләгәнчә, ир белән хатын арасында ызгышлар булыштырган, әмма еш түгел. Ир-ат әлеге хәлне беренчеләрдән булып белгән, ул төнлә йорт янында полиция хезмәткәрләрен күргән.

“Миңа мәгълүм булганча, бу хәлләр алдыннан Гөлнара кызларын орышкан булган. Шуннан соң Айрат аларны әбиләренә илтеп куйган. Талаш шуннан соң чыккан”, - дип сөйләде бер күршесе.

Тагын бер күршесе исә Айратның яхшы әти булуын, кызларын кайгыртып торуын сөйләде. Ә менә Гөлнараны сирәк күрдем ди ул.

Бакировны кулга алганнар, ул кеше үтерүдә гаепләнә. Җәза билгеләү өчен аны Казанның Совет районы судына алып килделәр. Судка ирне конвой озата керде. Журналистларны күргәч, ир-ат капюшонын киеп куйды һәм медицина битлеге белән йөзен каплады.

Суд утырышы башланыр алдыннан Бакировның адвокаты журналистлар белән сөйләште. Адвокат, Айрат Бакиров хатынын аффект вакытында (ягъни, нервлану сәбәпле үз-үзен белештермәс хәлгә килгән халәттә) үтергән ди.

“Аффект халәте билгеләрен экспертлар һәм психиатрлар исбатлаячак. Аларның нәтиҗәләре буенча җинаять маддәсен җиңелрәгенә – аффект халәтендә үтерү маддәсенә үзгәртү мәсьәләсен карарга мөмкин булачак”, - диде адвокат Айдар Миңнегалиев.

Ирнең кечкенә балалары булу сәбәпле, тикшерү аны өй арестына алуны сорап мөрәҗәгать итте. Адвокат мөрәҗәгатьне хуплады. Бакиров үзе берни дә дәшмәде. Ул суд дәвамында йөзен кулы белән каплап елап утырды. Судья сорауларына да ишетелер-ишетелмәс кенә, кыска-кыска җөмләләр белән генә җавап бирде.

“Гаиләдә озакка сузылган көнкүреш конфликты барган. Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре бик катлаулы булган. Бакиров гаиләдә акча эшләүче, кызларын кайгыртучы бердәнбер кеше. Җәза чарасы билгеләгәндә судның моны игътибарга алуын сорыйм”, - диде адвокат.

Нәтиҗәдә суд Айрат Бакировны 2 октябрьгә кадәр өй арестына җибәрде. Киләсе ике айда ир-ат үзенең кызлары белән бертуган абыйсының өендә яшәячәк.

Судта аңа балаларын бакчага, уку башлангач мәктәпкә озатканда берничә сәгатькә өеннән чыгарга рөхсәт иттеләр.

Айрат Бакировны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әгәр аны төрмәгә утыртсалар, кызларның язмышын опека органнары хәл итәчәк.

 

Автор: Елена САЛЯХОВА, sntat.ru
Фото: Автор, социаль челтәрләр

 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев