Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда Путин белән Медведевның WorldSkills чемпионатына килүен көтәләр

Россия Президенты - ярышларны ябу, РФ Премьер-министры чемпионатны ачу тантанасында катнашачак.

WorldSkills Kazan чемпионатына Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы стратегик сессиясендә шулай дип белдерде.

«Дмитрий Анатольевич Медведев – ярышларны ачу, Владимир Владимирович Путин чемпионатны ябу тантанасында катнашырга тиеш. Моннан тыш, башка күп кенә министрлар киләчәк», - дип искәртте Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук чарада катнашучыларны һөнәри осталык ярышларына чакырды.

 

Реклама

«Форсаттан файдаланып, сезне WorldSkills стандартлары буенча 45нче халыкара чемпионатка чакырасым килә. Эшче һөнәрләрен әзерләү һәм хезмәт кешесе статусы – зур әһәмияткә ия. Россия Президенты моңа гаять зур игътибар бирә», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов чарада катнашучыларга.

  • WorldSkills Kazan 45нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы 22 августта «Казан Арена» стадионында узачак. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 2019 елның 22-27 августында үтә.

Фото: kremlin.ru, tatarstan.ru

Екатерина Фадеева

tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев