Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда машина астына эләккән 82 яшьлек әбинең ике аягы да сынган

Тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган өлкән яшьтәге хатын-кызны «Форд Фокус» автомобиле бәрдергән.

Казанда машина астына эләккән 82 яшьлек әбинең ике аягы да сынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 11.45 сәгатьтә «Форд Фокус» автомобилен идарә итүче 28 яшьлек ир-ат Волгоград урамындагы 8нче йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, артка таба хәрәкәт иткән вакытта тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган 82 яшьлек әбине бәрдергән», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган – аның ике аягының да тубык сөяге сынган.

Фото: https://medrussia.org

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев