Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда кар эретү системалары эшли

Әлеге система карны эретеп өлгертми, буран узганчыга кадәр тонналаган карны вакытлыча кую урыннарына бушаталар.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", Егор Никитин). Казанда кар эретү системасы шәһәр урамнарындагы карны эретеп өлгертә алмый. Карны махсус урыннарга куеп торып, башка көннәрне эретәчәкләр. Бу хакта журналистларга Казан шәһәре башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

Пресс подход по поводу погодных условия города Казани

"Билгеле, шул кадәр кар белән кар эретү камералары эшләп өлгерә алмый. Әмма безнең карны вакытлыча куеп тору урыннары бар.Кар явудан туктагач, без аны берничә көндә яки атнада эретеп бетерәчәкбез", - дип аңлатты Куляжев.

Пресс подход по поводу погодных условия города Казани

Ул кар саклау урыннарының Казанның барлык почмакларында булуын өстәп әйтте. "Андый урыннар Җиңү проспектында, елга техникумында, Левченко бистәсендә бар. Барлыгы алты кар эретү пункты бар", - дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Казанда кар эретү системалары эшли

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев