Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда инспекторлар бала тудыру йортына барырга булышкан гаиләгә автокресло тапшырды

ЮХИДИ хезмәткәрләре баланы өйгә чыгарган вакытта килеп, әти-әнигә бүләк тапшырды һәм бәби туу белән котлады.

Казан автоинспекторлары бала тудыру йортына барып җитәргә булышкан гаиләгә автокресло тапшырдылар. Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автоинспекторлар баланы өйгә чыгарган вакытта килделәр. Әти-әнине котладылар һәм бала өчен автокресло бүләк иттеләр. 

  • 10 гыйнварда Кама Тамагында яшәүче ир-ат үзенең йөкле хатыны белән Казанның Вахитов урамыннан барган. Хатынның тулгаклары башлана. Ир юл читенә туктый һәм ДПС хезмәткәрләреннән ярдәм сорый. Автоинспекторлар үзләренең патруль машинасындагы ут һәм тавыш сигналларын кушалар. Һәм булачак әти-әнине үз машиналары белән РКБга кадәр озата баралар.

 

 

Фото: Госавтоинспекция РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев