Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда җинаятьчене 24 тапкыр атып кына туктаталар [видео]

Казанда исерек ир-ат автокран машинасын куып алып китеп, полициядән качкан. Фаҗига килеп чыкмасын өчен ЮХИДИ инспекторлары автокранның тәгәрмәчләренә 24 тапкыр атарга мәҗбүр булган.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу хәл башкаланың Мамадыш трактында була. Инспекторның туктау турындагы әмерен тыңламыйча, «КАМАЗ» автокраны тизлекне арттырып, юл кагыйдәләрен бозып кача башлый.

Юлда фаҗга килеп чыкмасын һәм башкалар җинаятьченең әлеге кыланмышыннан зыян күрмәсен дип ДПС инспекторлары Росгвардия вәкилләре белән бергә аны эзәрлекли башлый.

Исерек автокран йөртүчесе Биектау ягына юнәлә. Аны туктату өчен машина тәгәрмәченә 24 тапкыр атарга туры килә.

 

Исерек ир тоткарланган. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Фото: скриншот

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев