Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда ике егет бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаган һәм “Айфон”ын урлаган

Росгвардиячеләр оператив төстә әлеге егетләрне Фучик урамында тоткарлаган.

Казанда ике егет кыз туганы алган бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаганнар һәм акча урынына "Айфон"ын алганнар, дип хәбәр итә Татарстан Росгвардиясе матбугат хезмәте.

Кичә Росгвардия наряды Сыртланова урамындагы бер йортка иртүк чакырыла. Фатирдагы 22 яшьлек кыз һәм кыз туганының 20 яшьлек дус егете янына айнык булмаган ике егет килеп, аларга һөҗүм иткән. Аларны пыяла шешә белән кыйнап, кызның 64 меңлек "Айфон"ын алганнар. Егетләр аны кыз туганы алган акча урынына алуларын аңлаткан.

Реклама

Росгвардиячеләр оператив төстә әлеге егетләрне Фучик урамында тоткарлаган. Ачыкланганча, алар эшсез җирле 21 һәм 22 яшьлек егетләр булып чыккан. Росгвардиячеләр егетләрне полицейскийларга тапшырган. "Талау" маддәсе нигезендә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев