Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау мәсьәләсе тикшереләчәк

Казан ярминкәсендә "Чиста су. Казан" дип исемләнгән VIII махсус күргәзмә һәм конгресс уздырыла.

30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казан ярминкәсендә "Чиста су. Казан" дип исемләнгән VIII махсус күргәзмә һәм конгресс уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Пленар утырыш "Татарстан территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау" дигән темага багышлана. Катнашучылар республика су чыганакларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен тикшерәчәкләр.

Шулай ук аерым темаларга түгәрәк өстәл утырышлары, республика су хуҗалыгы комплексы предприятиеләрнең баш инженерлары һзм экологлары белән бизнес-очрашулар, заманча технологияләр белән танышу планлаштырыла.

Конгресс эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, экология һәм төзелеш министрлары, башка рәсми затлар катнашыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев