Саба дулкыннары

Казанда хатыны иренең муенына пычак кадаган

Казанның Идел буе районында яшәүче гаиләдә низаг гел юктан гына чыкса да, артык тирәнгә киткән. Исерек баштан мөнәсәбәтләр ачыклау еш моңа китерә шул... Хуҗа хатын хәләл иренә бер тапкыр пычак белән китереп кадый.

Муены яраланган кеше шунда ук вафат була. 33 яшьлек хатынны тоткарлап кизү бүлегенә ведомстводан тыш сак экипажы озата. Җинаять Кодексының 105нче "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

---
Матбугат.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: