Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда гаҗәп зур һәм матур сәүдә үзәге ачылачак. Ул нинди булыр? [видео]

2020 елда Казанда яңа сәүдә үзәге ачылачак. Әлеге сәүдә һәм күңел ачу үзәге «Мега»дан да зуррак һәм матуррак булачак дип ышандыра проект җитәкчеләре. //Бизнес-онлайн//

«Унистрой» проекты булган әлеге үзәк шәһәрнең Павлюхина, Газ һәм Спартак урамнарының чигендә урнашачак. Бина 5 катлы булачак, аның өчтән береннән күбрәге күңел ачу өчен кулланылачак. Төзелеш эшләре, 15 ноябрьдә башланып, 2020 елда төгәлләнергә тиеш.

Сәүдә үзәген төзелеш проектының җитәкчесе Игорь Гуров тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, барлыгы 5,7 га җир кулланылачак. Бинаның җир асты һәм беренче каты машиналар кую өчен каралган. 2,3,4 катларында сәүдә һәм күңел ачу нокталары булачак. Сәүдә үзәгенең үзенчәлеге - ачык 5нче кат. Бинада барлыгы 150 кибет, 11 заллы кинотеатр булыр дип көтелә. Барлыгы 6 млрд. сумнан артык акча тотылачак ди җитәкчеләр. +

Әлегә үзәккә исем сайланмаган. Киләчәктә әлеге сорауга аерым тукталырга вәгъдә бирә проектны чынга ашыручылар.

Төп фото: Pro-podolsk.ru

https://www.business-gazeta.ru/article/361675?utm_source=readable-box

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Казанда гаҗәп зур һәм матур сәүдә үзәге ачылачак. Ул нинди булыр? [видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев