Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда дүрт яңа метро станциясе төзү буенча әзерлек эшләре бара

“Академик Сахаров урамы”, “Юлиус Фучик урамы”, “10нчы микрорайон”, “ТАССРның 100 еллыгы” станцияләрендә әзерлек эшләре бара.

Казанда метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү буенча әзерлек эшләре бара. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасының Инвестицион-төзелеш баш идарәсендә әйттеләр.

“Академик Сахаров урамы” (монда эшләр кыштан бирле бара), “Юлиус Фучик урамы”, “10 нчы микрорайон”, “ТАССРның 100 еллыгы” станцияләре турында сүз бара.

“Бүгенге көндә метро станцияләре төзелеше зоналарыннан инженерия коммуникацияләрен чыгару буенча әзерлек эшләре башкарыла”, - диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта генераль проектлаучы "Татинвестгражданпроект" оешмасы метроның икенче линиясенең “Фучик” станциясеннән “Сахаров” станциясенә кадәр, беренче участогының проект документациясен әзерли. Соңыннан тиешле экспертизалар уздырылачак, диделәр Инвестицион-төзелеш баш идарәсендә.

 

“Казан шәһәре мэры карары нигезендә әлеге объектны планировкалау һәм ызанлау буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар узды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, тиешле төзәтмәләр кертелде, документ раслануга әзерләнә”, - диделәр идарәдә.

“Казметрострой” оешмасында әлеге мәгълүматны шәрехләүдән баш тарттылар.

  •  Казанның яңа Генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев