Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда бүген Конфедерацияләр кубогының икенче матчы уза

"Казан Арена" стадионында Германия һәм Чили командалары "В" төркемендә лидерлык өчен көч сынашачак.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Бүген футбол буенча Россиядә уза торган Конфедерацияләр кубогында ике матч каралган. Казан турнирда икенче матчны кабул итеп алырга әзерләнә - "Казан Арена" стадионында Германия һәм Чили командалары "В" төркемендә лидерлык өчен көч сынашачак.

Көннең тагын бер уены Санкт-Петербургта уза: беренче турда җиңелүгә дучар булган командалар - Камерун һәм Австралия җыелмалары үзара көч сынаша.

22 июнь. Футбол. Конфедерацияләр кубогы. "В" төркеме:
Камерун - Австралия. 18.00. "Санкт-Петербург" стадионы ("Матч ТВ).
Германия - Чили. 21.00. "Казан Арена" стадионы (Матч ТВ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев