Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда бер ир-атны кадап үтергәннәр

Бу ир-атның ботына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар, ул үзе канны туктатмакчы булган.

31 октябрьгә каршы төндә Казанның Четаев урамындагы бер фатирда ир-атны үтергәннәр. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Фатир ишеге төбендәге кан тапларын күршеләр абайлап ала. Тиз арада полиция һәм ашыгыч ярдәм килә. Ләкин алар килгәндә ир-ат үлгән була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу ир-атның ботына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. Ирнең аягы бәйләп куелган. Аның канны туктатырга маташкан булуы ихтимал. Мәрхүм ир-ат кан югалтудан һәлак булган. Аңа һөҗүм иткән кеше ишекне дә япмыйча чыгып киткән.

Полиция мәгълүматы буенча, бу төндә фатир хуҗасы бер кыз белән булган. Әлегә аның кем икәне билгеле түгел.

Күршеләре сүзләренчә, мәрхүм ир-ат даими рәвештә төрле компанияләр алып кайтып торган. Ләкин фаҗига булган төнне шикле тавышлар ишетелмәгән. Полиция хезмәткәрләре бу фатирда булган кызны эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев