Саба ТВ

Казанда бер ир-ат әтисен үтереп, мәетен келәмгә төргән һәм кровать астына яшергән

31 яшьлек кешегә карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүче 31 яшьлек ир-ат әтисен үтерә һәм мәетне, келәмгә урап, кровать астына яшерә. Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Кичә Әмирхан урамында урнашкан йортларның берсендә күп санлы яралары булган 62 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Полицейскийлар мәрхүмне 31 яшьлек улы үтерергә мөмкин дип шикләнә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, 5 сентябрьдә әти кеше белән улы арасында низаг чыга. Нәтиҗәдә, улы пычак ала әтисенә берничә тапкыр суга. Шуннан соң ул, мәетне келәмгә төреп, кровать астына яшерә.

Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Ул, әтисе элемтәгә чыкмагач, аның хәлен белергә дип килгән була.

Җинаятьтә гаепләнүчене тоткарладылар. Ул үзенең гаебен таныды. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада бу ир-атка карата чикләү чарасын сайлаячаклар. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-09-2020/kazanda-ber-ir-at-tisen-terep-m-eten-kel-mg-t-rg-n-m-krovat-astyna-yasherg-n-5770211

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: